Логотип Идель
Эксклюзив

САЙЛАУ УЧАСТОГЫНДА ПРИВИВКА ДА ЯСАТЫП БУЛА

Сайлау участогына өлкән кешеләр өчен гриппка каршы вакцина ясату каралган.

Сайлау участогына өлкән кешеләр өчен гриппка каршы вакцина ясату каралган. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бердәм матбугат үзәгендә сөйләде.

«Сайлау участокларында олы яшьтәге кешеләр өчен гриппка каршы вакцинация үткәрү каралган. Ул бик эффектив, мөһим һәм популяр чара. Сайлау участоклары, нигездә мәктәпләрдә урнашкан, анда медицина ярдәмен күрсәтү өчен бүлмәләр бар. Ул бик җайлы, алдан язылып, поликлиникага йөрү кирәкми. Ул халыкка да ошый», — дип сөйләде ул.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев