Логотип Идель
Эксклюзив

СЕНТЯБРЬДӘ КОМПЬЮТЕР БӘЯСЕ АРТА. НИК?

Киләсе айда Россиядә компьютер техникасына бәяләр 10-20 процентка артачак.

Киләсе айда Россиядә компьютер техникасына бәяләр 10-20 процентка артачак. Бу хакта дистрибуторлар һәм аналитикларга сылтама белән «Известия» хәбәр итә. 

 

Техника бәясен арттыру сәбәпләре – ихтыяҗ арту (+70 процент) һәм рубль курсы кимү. Хәзерге вакытта аерым модельләргә һәм комплектлау чараларына ихтыяҗ тәкъдимнән артып китә.

Белгечләр ноутбукларга бәяләр 10 процентка, ә шәхси компьютерлар өчен комплектлау җиһазларына бәяләр 20 процентка артырга мөмкин, дип билгеләп үтә. Моннан тыш, кыйммәтләнү бөтен электрон техникага, хәтта Россиядә җитештерелә торган әйберләргә дә кагылачак, чөнки чит илдән сатып алынган комплектлау әйберләренең бәясе артты. 

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев