Сәетморат Дәүләтов автобиографик эшен тәкъдим итте
Кино аның авыр тормышы: балачактан әтисез калуы, уку еллары, Таҗикстаннан Россиягә күченүе һәм башкалар турында.
Кичә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында журналистларга «Один на миллион» киносын тәкъдим иттеләр. Әлеге фильм — бизнесмен, психология фәннәре докторы Сәетморат Дәүләтовның автобиографик эше. Кино аның авыр тормышы: балачактан әтисез калуы, уку еллары, Таҗикстаннан Россиягә күченүе һәм башкалар турында. Шушы тормыш сынаулары аша үтеп, Сәетморат Дәүләтов миллионерга әверелә.
«Один на миллион» киносы 1 нче октябрь көнне Мәскәүдә һәм 2 нче октябрьдә Казанда тәкъдим ителәчәк. Татарстан башкаласында фильм премьерадан соң да тагын берничә көн күрсәтеләчәк. Автобиографик эшне Россиянең башка шәһәрләрендә һәм берничә илдә күрсәтергә планлаштыралар.
«Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова «Один на миллион» фильмын Казанда «Панорама» кинофестивалендә күрсәтергә тәкъдим итте һәм Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашырга чакырды.
«Әлегә трейлерын гына карадым. Сезнең картина мине илһамландырды. Фильм авторларына шундый тәкъдимем бар. Киләсе елга Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашу өчен гариза тапшырыгыз. Мондый фильм фестиваль программасын бизәр иде", — диде «Татаркино» директоры.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев