-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Ша-ярыш!
Гүзәл чәчби полициягә эшкә урнашырга килә. Өлкән яшьтәге әфисәр аңа күз ташлый да:
– Хәзер мин сезне сынап карыйм, берничә сорау бирәм, – ди. – Беренчесе: икең икең ничә була?
– Э-э-э... Дүрт!
– Яхшы. Йөзнең квадрат тамыры ничә?
– Нн-ууу... Ун!
– Шәп! Пушкинны кем үтергән?
Сылукай, дәшми торганнан соң, ниһаять:
– Белмим, – дип җавап кайтара.
– Ярар. Уйлагыз. Иртәгә килерсез.
Өенә кайткач, ахирәте шылтырата моңа:
– Нәрсә, эшкә алдылармы?
– Алай гынамы соң! Тәүге йөкләмә! Бер үтерүне тикшерергә куштылар...
***
Өч «блондинка» шешәдәге җенне чыгара. Тылсым иясе сүз ката:
– Һәрберегезнең бер теләген үтим.
Беренчесе:
– Акыллырак буласым килә, – ди.
Ш-шалт! Чәче җирән төскә керә моның.
Икенчесе:
– Аннан да акыллырак буласым килә! – ди.
Ш-шалт! Бусының чәче кара төскә керә.
Өченчесе:
– Боларның икесеннән дә акыллырак буласым килә! – ди.
Ш-шалт! Һәм... ир-атка әверелә.
***
Кыз:
– Сәлам! Хәлләр ничек?
Егет:
– Синең ахмак сорауларың башка капты инде.
Кыз:
– Нинди сораулар?!
Егет:
– Сәлам! Хәлләр ничек?
Кыз:
– Яхшы гына.
***
Гаишник машинада тизлеген арттырып куган бер сылукайны туктата да, юл йөртү таныклыгын сорый.
Гүзәл зат (ачуланып):
– Аңламассың сезне! Кичә генә берегез алып калды, югыйсә, бүген яңадан «права»мны таптырасыз!
***
Иң чибәр, иң акыллы, иң тәртипле, иң тәүфикълы, иң игелекле һәм... иң юмор аңлаучы татар кызларын мәзәкләр аша Рүзәл Мөхәммәтшин котлады.
фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз