-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Шәп җырчы егетләребез дә бар икән бит...
8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаенан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында шигъри-музыкаль кичә узды.
“Җырым, сезнең хакта” бәйрәм концерты язның беренче бәйрәменә махсус оештырылган. Концертның үзенчәлеге һәм уңышы анда фәкать ир-егетләр генә катнашуы. Бер сәхнәдә профессионал, зәвыклы һәм яшь ир-ат җырчыларны тамашачы кайчан күрер иде?! Бу очракта бәйрәм концертын оештыручыларга афәрин диясе генә кала. Тамашачының да сиксән проценты хатын-кызларның булуы һәм һәр чыгышны кайнар алкышларга күмеп, егетләрне икешәр мәртәбә сәхнәгә чакыруы шул хакта сөйли...
Соңгы вакытларда татар сәхнәләрендә оештырылган музыкаль тамашалардан күпкә аерылып торган “Җырым, сезнең хакта” программасы җир йөзендәге алиһаләр – хатын-кызларга тирән ихтирам белән төзелгән. Җырчылар да махсус сайлап алынган шикелле. Шәп җырчы егетләребез дә бар икән бит безнең...
Бәйрәм концертын Филүс Каһиров Илһам ага репертуарындагы “Әнкәй синең куллар” (Гали Ильясов музыкасы, Дамир Гыйсметдин сүзләре) әсәре белән башлап җибәрде. Җырчылар Азат Кәримов, Илгиз Мөхетдинов, Айзат Аделгәрәев, Рөстәм Насыйбуллин, Руслан Сәйфетдинов, Рөстәм Асаев, Ярамир Низаметдинов, Илнар Миранов, Алмаз Хөсәенов, Фердинанд Сәлахов башкарган әсәрләр тамашачы күңеленә хуш килде. Музыкантлар баянчы Алмаз Ахунов, рояльдә Роман Чуйков үзләренең осталыкларын күрсәтә алды. Әлеге егетләр дөньның теләсә кайсы сәхнәсендә дә татар сәнгатен данларлык.
Профессиональ, югары кимәндә оештырылган программада татар композиторлары белән беррәттән дөнья классикасы әсәрләре дә яңгырады. Концерт татар әдипләренең шигырьләре белән үрелеп барды.
Күпме җылы тоеп яшим җирдә
Бу кояшлы, якты көндә мин.
Кичер, Кояш!
Аның җан җылысын
Мин сиңа дә хәтта тиңләмим.
Җыеп бирсен миңа дөнья үзенең
Аннан башка булган мең ямен, -
Мин дөньяның шушы мең яменә
Бер керфеген аның тиңләмим.
Алларында гөлләр чәчәк атсын
Йолдыз коелып барсын эзенә.
Хатын-кыз бөек диеп әйтсәм,
Тиңлим аны бары үзенә!
Шигырьләрне тамашачы хозурына Илдар һәм Идел Кыямовлар җиткерде. Концертта сүз сәнгатенең мөһимлеген, бәйрәм тематикасын ачуда алар сәләтләрен кызганмады.
Сәнгать кичәсендә татарның сөекле патшабикәсе Сөембикәсе, Советлар союзы герое Мәгүбә Сыртланова, беренче татар хатын-кыз музыкант, баянчы – Рокыя Ибраһимова, музыкант Флера Хөрмәтова, легендар җырчыбыз Әлфия Афзалова, әниләр турында матур җырлар башкарган Флера Сөләйманова, легендар җырчыбыз Әлфия Афзалова турында җылы хатирәләр яңгырады. Сәхнәгә эленгән зур экран аша аларның якты йөзләрен күрсәтелде
Концерт дәвамында сәхнәдә “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры булды. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Рәсим Ильясов. Алар яңгыраткан җанлы музыка бәйрәмгә купшылык өстәде.
Шагыйрьләр әйтмешли, дөньяны мәхәббәт тотып тора. Мәхәббәткә багышлап мәңгелек мәдхияле, моңлы җырлар, зур әсәрләр иҗат ителә тора. Ә аларны сәхнәдә тамашачыга җиткерү аерым бер осталык һәм талант таләп итә. Бәйрәм кичәсенең сценарий авторы Фердинанд Сәлахов, Халисә Исмәгыйлева(концертның режиссеры да!) әлеге җәһәттән зур тырышлык күрсәткән. Шәхсән үзем хатын-кыз буларак бәйрәм концерты оештыручыларга олы рәхмәтемне җиткерәм!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз