Логотип Идель
Эксклюзив

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия: Яшь авторлар иҗатында нәрсә җитми?

Быел әлеге конкурста катнашучылар географик яктан байрак булган һәм тәрҗемә эшләре күбрәк килгән. 

24 фераль көнне Шәриф Камал исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы үтте.  Бәйге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) тарафыннан яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр арасында икенче тапкыр үткәрелде. Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә татар телендә кече һәм уртача күләмдәге проза әсәрләре иҗат иткән яки Шәриф Камал әсәрләренең инглиз, алман яки төрек телләренә тәрҗемә ясаган яшь авторлар (мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр) дәгъва итте. Конкурсның максаты исә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яңа язучыларны эзләү.

Тантананың бүләкләү өлешен Алисә Львовна Вяткина оештыручыларга рәхмәт белдерүе белән ачып җибәрде. Конкурста катнашучыларга таныклыклар, диплом һәм төрле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләргә Татар китабы йортының икенче катында урнашкан Шәриф Камалның ядкарьләрен якыннан күрү мөмкинлеге бирелде. Шулай ук тантанада жюри әгъзасы Разил Вәлиев та чыгыш ясап, авторларга җитешсезлекләрне, нинди юнәлештә әле эшлисе барлыгын әйтеп үтте. Аның фикеренчә: “Әдәбиятка яшьләр күп килә, ләкин аларның язудагы төп кимчелекләре сюжет төзи белмәүдә”.  

Шунсын да азсызыклап китәргә кирәк, быел әлеге конкурста катнашучылар географик яктан шактый бай булган һәм тәрҗемә эшләре күбрәк килгән. 

Йомгаклап әйткәндә, Шәриф Камал исемендәге әдәби премия алга таба да үстерелеп, тәрҗемә эшләренә аеруча игътибар бирү ниятләнә.

Алинә Маликова

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев