Логотип Идель
Эксклюзив

ШӘРИФ КАМАЛ ПРЕМИЯСЕ ЯШЬЛӘРГӘ ҮЗЛӘРЕН ТАБАРГА ЯРДӘМ ИТӘ

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиядә катнашырга теләүчеләрнең яшь чикләре былтыр уникедән башланса, быел ундүрт яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиядә катнашырга теләүчеләрнең яшь чикләре былтыр уникедән башланса, быел ундүрт яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Һәм иҗат итүчеләр арасында яшьләргә бүленеш тә юк. Әсәрләрнең моңа кадәр беркайда да басылмаган булуы катнашучылар өчен тагын бер шарт булып тора, диде Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Татар китабы йорты тарафыннан оештырылган Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә багышланган матбугат конференциясендә быелгы яңалыклар турында сөйләделәр.

Журналистлар белән очрашуда оештыручылар 2021 елгы лауреатларның әсәрләре басылган альманах чыгачагы турында искәртте. Премиянең максаты итеп Шәриф Камалның мирасын барлау, аны популярлаштыру, шулай ук катнашучылар арасында яшь язучыларны, тәрҗемәчеләрне табу, аларның әдәби эшчәнлеген стимуллаштыру санала.

Премия инде икенче тапкыр үткәрелә. Беренче елында “чәчмә әсәр” номинациясенә 18, ә “әдәби тәрҗемә” номинациясенә 23 автор эше кабул ителгән. Быел исә катнашучыларның саны тагын да күбрәк булыр дип көтелә.

Тәрҗемә итү дигәннән, Шәриф Камал әсәрләрен инглиз, алман һәм төрек телләренә тәрҗемә итүчеләр көч сынаша ала. Һәм Эльмира Хәбибуллина:

“Башка телләргә тәрҗемә итүчеләрнең эшен дә кабул итәбез, аның өчен безнең белгечләр бар”,- дип искәртте.

Сорауларга җавап биргәндә, былтыргы премия лауреатларының бүләк алудан тыш, профессиональ юнәлеш буенча да үз юлларын табулары турында әйтелде. Күп премияләр лауреаты Алинә Хәбибуллина, мәсәлән, “Казан утларында” эшли, ә Азат Якупов исә тәрҗемәчелек һәм Фатих Кәриминең мирасын барлау, аны популярлаштыру белән шөгыльләнә.

Премиянең үзенә килгәндә, лауреатлар 50 мең сум күләмендә акча белән бүләкләнәчәкләр. Гаризалар 25нче декабрьгә кадәр кабул ителә һәм барлык катнашучыларның да әсәрләре соңрак бер альбом рәвешендә бастырылачак.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X