-
ФАТИРНИК: «ИДЕЛ» ДУСЛАРЫН ҖЫЯ «Идел» яшьләр журналы апрель саны дөнья күрү уңаеннан дусларын җыя. Яшьләр белән бер дулкында яшәүче журналның апрель саны авторларның төрлеге, язма геройларының кыю фикерле булуы белән аерылып тора.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
ШВЕЦИЯДӘ ГОМЕР ИТҮЧЕ МИЛЛӘТТӘШЕБЕЗ ТАТАРСТАНГА МИЛЛИ ХӘЗИНӘ ТАПШЫРДЫ
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «Татар мөһаҗирлеге колекциясе» туплана. Китапханәнең бүлек мөдире Айрат Заһидуллин безгә биредә сакланучы кызыклы, тарихи экспонатлар, китаплар турында сөйләде.
Бу җырларны тыңлагач, татарның моңы борынгыдан килгәненә тагын бер кат инанасың. Сез ишетә торган татар җырларын Финляндиядә 1970 елларда яздырып алганнар. Ә антропологик мәҗмугада алар 1978 елда дөнья күрә. Әлеге басмада дөнья халыкларының музыка сәнгате яктыртыла. Музыкаль журналда Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез башкарган җырлар һәм кайбер татар әсәрләренең ноталары урнаштырылган. Әлеге мәҗмуганы Татарстанга Швециядә гомер итүче Түркәр Соуккан бүләк иткән. Айрат Заһидуллин җитәкләгән Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «Татар мөһаҗирлеге колекциясе» турында тулырак итеп «Идел» журналының сентябрь санында укырга мөмкин булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз