Логотип Идель
Эксклюзив

ШЫРДАНЛЫЛАР БОРЫНГЫ ТАРИХИ ЗИРАТКА 600 ТӨП АГАЧ УТЫРТАЧАК

Яшел Үзән районы Кече(Югары) Шырдан һәм Олы Шырдан авыллары уртасында ХIV-ХV гасырга караган тарихи һәйкәл урыны бар. Халык телендә “Изге Зират” дип йөртелә. Иртәгә, 1 октябрь көнне әлеге урынга 600 төп агач утырту чарасы оештырыла.

Яшел Үзән районы Кече(Югары) Шырдан һәм Олы Шырдан авыллары уртасында ХIV-ХV гасырга караган  тарихи һәйкәл урыны бар. Халык телендә “Изге Зират” дип йөртелә. Иртәгә, 1 октябрь көнне әлеге урынга 600 төп агач утырту  чарасы оештырыла.

Шырдан халкы өчен генә түгел, татар милләте өчен дә истәлекле урын саналган зират хакында күпләр белми. Әмма борынгы зираты республикада Изгеләр зираты реестрына кергән һәм хөкүмәт тарафыннан сакланучы тарихи урыннар исемлегендә күрсәтелгән . Ул Яшел Үзән районының сирәк объектларыннан санала. Изге зират чикләрен космостан күреп була, диючеләр дә бар.

2019 елга кадәр ике авыл уртасындагы зират гадәти кыр кебек иде. Былтыр көз аенда Кече Шырдан авылы кызы “Акведук” оешмасы җитәкчесе Асия Гобәйдуллина тырышлыгы белән изге урын таш баганалар белән әйләндереп алынды. Һәм әлеге урынга таштан монумент та урнаштырылды.

 “17770 кв. метр җирне биләгән зират урынын әйләндереп өч рәт агач утырту идеясен дә авыл халкы күтәреп чыкты, - Асия Гобәйдуллина. - 200 имән, 200 юкә һәм 200 куак үсентеләре Кайбыч урман хуҗалыгыннан кайтарылды. Агачларыбыз киләчәк буынга авылның данлы үткәнен исләренә төшереп торыр, дип ышанам”.

Моннан тыш Кече Шырдан авылында мәгърифәтче Каюм Насыйри мирасы да торгызыла. Әлеге җәһәттән авылда атаклы якташның истәлекле объектлары яңартылды.  Авылга туристлар килеп татар мәдәнияты, көнкүреше белән якыннан таныша  башлады.

1 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә шырданлылар тарихи вакыйгада катнашырга  һәркемне көтеп кала. XIV-XV гасырларның борынгы һәйкәлен танытуда һәркем үз өлешен кертә алачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев