Логотип Идель
Эксклюзив

СИМКАНЫ КАЙЧАН АЛЫШТЫРЫРГА?

Шул ук вакытта, телефон номерын яки тарифны үзгәртергә кирәкми.

Әгәр кәрәзле элемтәнең сыйфаты начарайса яки смартфонда контактлар лимиты бетсә, sim-картаны алыштырырга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Цифрлы платформалар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Арсений Щельцинга сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 4G буындагы элемтә урнаштырып булмаган очракта да sim-картаны алыштыру зарур.

Арсений Шельцин билгеләп үткәнчә, гадәттә, кулланучылар элемтә начарайса смартфоннарын алыштыра, әмма бу очракта sim-картаны алыштыру да җитә. Шул ук вакытта, телефон номерын яки тарифны үзгәртергә кирәкми.

Эксперт елына бер-ике тапкыр sim-картаны яңартырга һәм яңа смартфон сатып алган вакытта аны алыштырудан баш тартмаска чакырды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев