Логотип Идель
Эксклюзив

"СИРИУС" СӘЛӘТЛЕЛӘРГӘ ЮЛНЫ ЯКТЫРТА

15 һәм 16 августта “Сириус” белем бирү үзәге “Татарстан Республикасында талантларны үстерү буенча эшләрне камилләштерү” методик семинары уздыра.

15 һәм 16 августта “Сириус” белем бирү үзәге “Татарстан Республикасында талантларны үстерү буенча эшләрне камилләштерү” методик семинары уздыра.

Семинарның ачылышын “Талант и успех” региональ хезмәттәшлек  үзәгенең җитәкчесе Алексей Карпухин башлап җибәрде:
- Яңа уку елы якынлашып килә, иң беренче чиратта сезне шуның белән котлыйсы идем. Пандемия уку процессын бераз кыенлаштырса да, педагоглар белем бирүгә кагылышлы максатларына ирешә алды дип саныйм.

Чарага Сочи, Санкт-Петербургтан да кунаклар, үзәктә эшләүчеләрнең коллегалары килгән иде.

Мондый семинарларны уздыруны август аенда башлап җибәрәләр, шундый форматтагы очрашулар “Сириус” белем бирү үзәге моделе буенча төзелгән һәрбер субъектта узачак. Семинарның төп максаты – сәләтләрне үстерү.

- Россиядә иң талантлы балалар укый дип уйлыйм. Безнең өчен башка илләрнең дә шулай ук санавы мөһим, без шуңа омтылабыз. Шуңа эшебез күп, әмма потенциалыбыз да көчле. Моның өчен без, беренче чиратта, региональ белем бирү үзәкләребезнең җитәкчеләре арасындагы элемтәләрне ныгыттык. Бүгенге көндә Россиядә 50 үзәк эшләп килә, икенче ел азагына 85 булачак. Нәкъ менә шундый семинарлар безнең өчен очрашу һәм аралашу урыны булып тора. Моннан тыш, әлбәттә, онлайн-киңәшмәләр дә була, аларын һәр атна саен уздырабыз. Әлеге семинар – безнең эшчәнлекнең бик аз өлеше генә, аннан кала да бик күп чаралар үткәрәбез: “Җәйге “Сириус” дигән проектыбыз гына да өч өлештән тора. Алар спорт, музыка һәм проектлар башлауга багышланган. Субъектларның эшчәнлеген тикшереп барачакбыз, әмма сүз рейтинг турында түгел, ә нәтиҗәлелек буенча кызыл, яшел һәм сары зоналарга бүлү турында, - дип ассызыклады Алексей Владимир улы.

Сәләтлеләр ачык университетының башкаручы директоры Айдар Акмалов:


- Әлеге семинар ике көн барачак. Бүген сүзне коллегаларыбызга бирәбез, ә иртәгә үзебезнең белгечләребез чыгыш ясар.

“Талант и успех” Фонды сменалары оештыру департаментының директоры Евгений Владимир улы Мазяков:


- Казанда мин беренче тапкыр гына, монда килүемә чиксез шатмын. Казандагы коллегаларыбыз Сочига килгәндә гел бу эш белән янып эшләүләрен күрсәтәләр. Казанда чыгыш ясауның яңалыкка омтылу, креатив фикерләр белән килү икәнлеген мин шуннан да аңлыйм.

Президент лицее укытучысы Дмитрий Сергей улы Маркушев:


- Бу ялларда нәтиҗәле эш башкарырбыз дип өметләнәм. Моны чыннан да тәҗрибәләр алмашы дип карау кирәктер: без сезгә, ә сез безгә үзегезнең табышларыгызны сөйләрсез дип уйлыйм. Шул рәвешле ике як өчен дә файдалы эш башкарылыр иде.

Семинарга ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин да килгән иде:


- Бергә эшләнгән эш уңыш китерми калмый. Бала тәрбиясендә бала үзе генә түгел, аның әти-әнисе, укытучылары да катнаша, шуңа күрә алар әйбәт нәтиҗә күрсәтәләр. 


Методик семинар ике көн “Штаб” резиденциясендә узачак.

Автор фотолары.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев