Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Үсмер кыз үз әнисен үтергән

    Омск өлкәсендә 18 яшьлек егет һәм 16 яшьлек кызны аеруча вәхши ысул белән кеше үтерүдә гаепле дип тапканнар. Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе туплаган дәлилләр нигезендә, суд аларга хөкем карары чыгарган. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

    Тикшерү һәм суд ачыклаганча, 2019 елның ноябрь башында егет белән кыз җинаять кылырга карар кыла. Кызның әнисе аларга очрашырга рөхсәт итми, шуңа күрә яшьләр бу хатынны үтерергә уйлый. Алар бер ай буена җинаять планы һәм ысулы турында киңәшләшәләр. 

    2019 елның 31 декабренә каршы төндә кызның әнисе эштән кайта. Шул чакта егет белән кыз аңа һөҗүм итә. Хатынга ун тапкыр чүкеч белән һәм утыз тапкыр пычак белән сугалар. 

    Хатын каршы торырга тырыша, ул егетнең аягына ике тапкыр пычак кадарга өлгерә, аннары дус хатынына шалтырата һәм ни булганын сөйләп бирә. Канга баткан хатын фатирдан подъездга чыга, биредә аны күршеләре табып ала.

    Реклама

    Хатын шул ук көнне хастаханәдә вафат була. Егет белән кызны исә кулга алалар.

    Тикшерү барышында егет белән кыз гаебен өлешчә генә таный. Алар сугуларын раслый, тик моны кызның әнисе агрессив булганга, үзләрен яклау өчен эшләдек дип аңлаталар. Ләкин тикшерү туплаган дәлилләр нигезендә аларның версиясе тулысынча кире кагыла

    Суд карары буенча 18 яшьлек егет 13 елга каты режимлы колониягә озатыла, аның балигъ булмаган дус кызы 8 елга ирегеннән мәхрүм ителә, диелә бу хәбәрдә.

    Интертат

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе