Логотип Идель
Эксклюзив

Үсмер кызын урам буйлап чәченнән сөйрәп барган (видео)

Моңа кадәр полиция хезмәткәрләре бу хатынга карата протокол төзегән булган...

Новосибирск өлкәсенең Искитим шәһәрендә яшәүче хатын үсмер кызын урам буйлап чәченнән сөйрәп барган. 

Әлеге кадрлар сурәтләнгән видеоны Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча тикшерү идарәсе хезмәткәрләре күреп алган. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Моңа кадәр полиция хезмәткәрләре бу хатынга карата протокол төзегән булган. 

Челтәрдә таралган видеодан күренгәнчә, хатын-кыз баланы чәченнән сөйри. Әлеге вакыйганы күреп торган шаһитларның ачуы чыга. Баланың анасы исерек булган дип фаразлыйлар.

Чыганак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев