Логотип Идель
Эксклюзив

Сәмрух» премиясе җиңүчеләре кемнәр?

24 февраль көнне урамда үтә нык салкын булуга карамастан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә кызу иде! Чөнки, ниһаять, 2020 елның иң яхшы әйдаманы һәм сәлкеше билгеле булды. Ул гына да түгел, «Сәмрух – 2020» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тагын 13 номинация җиңүчесен игълан итте.

24 февраль көнне урамда үтә нык салкын булуга карамастан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә кызу иде! Чөнки, ниһаять, 2020 елның иң яхшы әйдаманы һәм сәлкеше билгеле булды. Ул гына да түгел, «Сәмрух – 2020» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тагын 13 номинация җиңүчесен игълан итте.

Премиянең максаты исә – «Сәләт» хәрәкәтендә катнашучы балаларны һәм яшьләрне бүләкләү, «Сәләт» активистларының, партнёрларының, «Сәләт» проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә тиешле бәя бирү.

2015 елдан башлап, «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны һәм «Сәләт» Клубларын «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли. Быел биредә «Сәмрух» ел премиясе алтынчы тапкыр уздырыла. Алты ел өчендә премияның нәтиҗәләре дә шактый: 14 номинация, 450 катнашучы, 85 эксперт һәм 45 җиңүче. Шуны әйтергә кирәк, әлеге исемлеккә тагы 9 яңа исем өстәлде.

Елдагыча, «Сәмрух-2020» ел премиясе югары дәрәҗәдә, «Сәләт»кә генә хас җылы мохиттә узды. Егерменче ел үзенчәлекле булган кебек, быелгы «Сәмрух» премиясен тапшыру тантанасы да бик үзенчәлекле итеп ретро стильдә бизәлгән иде. Беренчеләрдән булып, премияне башлап җибәрү өчен «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманованы сәхнәгә чакырдылар.

“Бүген һәрберебез төрледән – төрле  хисләр кичерәбез. Монда дулкынланучылар да, шатланучылар да һәм горурланучылар да утыра.  Рәхмәт сүзләре әйтәсе килә: сәлкешләргә, әйдаманнарга, баш җитәкләргә, әти-әниләргә, остазларыбызга! Һәм инде аерым бик зур рәхмәт безгә ел буе ярдәм итеп торган барлык министрлыкларга, партнерларыбызга!”, - дип барлык килгән кунакларны алкышлады директор.

Номинацияләр игълан ителгән саен, финалистлар сәхнәгә чыгып тезелә барды. Үз исемен ишеткән һәр яшүсмернең күзләрендә очкын, дулкынлану һәм җиңәргә хыяллану теләге чагыла иде. Җиңүчеләрнең хис кичерешләрен, миңа калса, язып кына аңлатып булмыйдыр…. Җиңүчедәрнең үз җиңүенә ышанмыйча ихластан елавы, сөенүе берәне дә битараф калдырмагандыр. Уйлап карасаң, һәр номинациядә меңләгән бала катнаша, ел буе үз-ара көч сынашалар. Ә нәтиҗәдә – бер генә җиңүче сәмрух сынына ия була. Ничек кенә булмасын, әлеге сәхнәдә басып тору һәм җиңүче исемен алу өчен һәркем зур тырышлык куя.

Җиңүчеләр:
«Ел сәлкеше» – Вилданов Нариман
«Ел әйдаманы» – Хәсәнова Зөлфия
«Ел өлкән әйдаманы» – Хаева Диләрә
«Ел директоры» – Ханафин Аяз
«Ел кулдашлары» – Айгөл Шәкирова белән Данияр Галиев
«Ел клубы» – «Сәләт-Түбән Кама» клубы
«Ел аланы» – «Сәләт-Саба» аланы
«Форум башҗитәге» - Лилия Акберова
«Сәләт җырлый» – «Рухи йөрәк» җыры (Автор башкаручы: Динә Вәлиева)
«Сәләт стипендиясе» - Аяз Ханафин һәм Ләйсән Зәйнуллина
«Ел остазы» - Римма апа Ибраһимова
«Ел партнеры» -  «Азнакай» санаторий-профилакторие һәм аның баш табибы Рөстәм Ибраһим улы Дәүләтшин; Россиянең мактаулы энергетигы, Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Туймазы шәһәренең шәрәфле шәхесе, «Ильфа» ҖЧҖ директоры - Фәнир Гыйльметдин улы Галимов; «Сервис Стиль» мебель компаниясе һәм аның җитәкчесе Лениза Миңнехәләф кызы Ризванова

Быел исә 12 төп номинациядән тыш, тагы бер өр-яңа номинация өстәлде - «Ел инициативасы». Анда төбәк «Сәләт» клублары һәм Сәләт активы мәктәбе проектлары катнаша. Быел аның җиңүчесе – Рәфис Хәлилов.

Җиңүчеләргә дипломнар, «Сәләт» партнерларыннан истәлекле бүләкләр һәм fund.selet.biz краудфандинг платформасында тупланган акчалата призлар тапшырылды.

Премияне Эльмир Низамов музыкасы, Илгиз Шәйхрәзиев белән Зәринә Вилданованың җырлары һәм Илназ Сафиуллинның гитара астында җырлавы тагы да бизәде. «Сәләт»нең үз җырлары да шулай ук мактауга лаек: һәрбер аланга, клубка, форумга багышланган өр-яңа текә хитлар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев