Логотип Идель
Эксклюзив

СӨЕНЕЧЛЕ ХӘБӘР!

Театрга йөрүне сез дә сагынгансыздыр? Ә без сезгә сөенечле хәбәр җиткерергә ашыгабыз!

Театрга йөрүне сез дә сагынгансыздыр? Ә без сезгә сөенечле хәбәр җиткерергә ашыгабыз!

   Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры үз эшчәнлеген янәдән офлайн форматта яңартып җибәрә. Спектакльләрнең әлегә кадәр сәхнәдә куелмавына карамастан, театр эшләүдән туктамады: сезонның иң яхшы спектакльләре язмаларын театр сайтында күрсәтүне оештырды, төрле онлайн-рубрикалар башлады.

Алга таба нинди чаралар көтелә соң? Танышып китик.

— «TAMGA» II режиссерлар лабораториясен әзерләү һәм уздыру, ул 1 августтан 8 августка кадәр барачак. Быел «TAMGA» татар халык һәм автор әкиятләренә багышланган. Лабораториядә катнашу өчен танылган театр режиссерлары Павел Зобнин (Томск), Марфа Горвиц (Мәскәү), Регина Саттарова (Казан) чакырылган, шулай ук «ASYL» Бөтенроссия драматургиясе конкурсындә җиңү яулаган пьесасыннан бер эскизны - Кариев театры режиссеры Эльдар Гатауллин пьесасы буенча әзерләячәк;

— 3 һәм 4 сентябрь - Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов куелышында Ф.Галиев повесте буенча «Корт» спектакле премьерасы белән 33 нче театраль сезон ачылышы (актер, режиссер, драматург Фәнәвил Галиев тууына 60 ел тулу уңаеннан);

— Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» повесте буенча спектакль премьерасына әзерлек. Режиссер-куючы - Илсур Казакбаев (Уфа). Премьера - 2020 елның октябрь ае;

— Астрид Линдгренның «Мио, минем Мио» повесте буенча спектакль премьерасына әзерлек. Режиссер-куючы - Екатерина Гороховская (Санкт-Петербург). Премьера - 2020 елның ноябрь ае.

Онлайн-проектлар:

– «Күзгә-күз»: театр артистлары катнашында кызыклы интерактив сораштыру. Трансляция: һәр сишәмбе социаль челтәрләрдә һәм Youtube-каналда;

– «Онлайн-пәнҗешәмбе»: театр артистлары катнашында концерт-әңгәмәләр сериясе. Программада: җырлар башкару, алып баручы һәм тамашачылар сорауларына җаваплар.

Чыганак: театрның матбугат хезмәте

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев