Логотип Идель
Эксклюзив

СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР ТАТАРЧА КОНТЕНТКА БАЙЫЙ

Яшь буында татар телен өйрәнүгә кызыксынуны ничек арттырырга? Көн дәвамында диярлек кулларында смартфон булган балаларны һәм үсмерләрнең игътибарын ничек җәлеп итәргә? Журналистлар бүген шул турыда уйлана.

Яшь буында татар телен өйрәнүгә кызыксынуны ничек арттырырга? Көн дәвамында диярлек кулларында смартфон булган балаларны һәм үсмерләрнең игътибарын ничек җәлеп итәргә? Журналистлар бүген шул турыда уйлана. Заман белән бергә атларга кирәк бит – димәк, яңача алымнар кулланып эшләү мөһим. Бер ел элек бу юнәлештә җитди эш башланды. 2020 елның октябреннән 2021 елның сентябренә кадәр “Татмедиа Junior” дип исемләнгән яңа проект тормышка ашырылды.

Социаль челтәрләрдә татарча контент булдыру әһәмияте турында бүген “Татмедиа” генераль директоры Шамиль Садыйков сөйләде.

-    Яшьләрнең бүген 99 проценты социаль челтәрләрдә теркәлгән. Димәк, милләтебезнең киләчәге татар теле шушы социаль челтәрләрдә кулланылса гына бар. Барлыгы 33 видеопроект эшләнде, 532 тапшыру чыкты. Алар, нигездә, Youtube проектлар, шулай ук Instagram, TikTok та гамәлгә ашырылганнары да бар. Шул рәвешле социаль челтәрләрдә татар мохите, татарча видеоконтент барлыкка килде, - ди Шамил Садыйков.

Аның сүзләренчә, проектны киләсе елга дәвам итү планлаштырыла.  Проектлар саны киметелми, әмма яртысыннан артыгы өр-яңа форматтагы проектлар булачак. Димәк, яңа кызыклы татарча контент барлыкка киләчәк.

“Татмедиа Junior” проектының төп аудиториясе – балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр. Барлык проектлар да яшь үзенчәлекләренә карап мәгълүмати, күңел ачу, фәнни-популяр, мәдәни, белем бирү төрләренә карый. Бу проектларны тормышка ашыру да балалар һәм яшьләр өчен эшләгән редакцияләргә тапшырылган иде.  “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын” һәм, шул исәптән,  “Идел” журналы да бу юнәлештә җиң сызганып эшләде.

Моңа кадәр татар телендә мондый эшчәнлек алып барылмый иде. “Татмедиа Junior” социаль челтәрләр өчен махсус видео төшерү юнәлешен башлап җибәрде. “Идел” журналы шул рәвешле үз ютуб каналларында 13 проектка старт бирде. Иң уңышлылары турында “Идел”нең баш мөхәррир урынбасары Мөршидә Кыямова сөйләде. Әлеге проектларны иң актив гамәләгә ашыручыларның берсе дә нәкъ ул үзе бит. Аның “Кыямовлар кыздыра”, “Көй-мелодия”, “Яңа дулкын”, “Казан – куллану инструкциясе” кебек проектлары зур кызыксыну уятты һәм күпсанлы караулар җыйды.

Ә Сез безнең Youtube проектлар белән ташышмы инде?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X