"Современник"та татарны хурлаганнар?
“Современник ” театрында куелган яңа спектакльнең илкүләм җәнҗал чыгаруы очраклы түгел
“Современник ” театрында куелган яңа спектакльнең илкүләм җәнҗал чыгаруы очраклы түгел
Соңгы елларда бер генә театр премьерасының да шул кадәр тавыш чыгарганы булмады. Федераль мәгълүмат чараларында Мәскәүнең “Современник” театрында Ринат Ташимовның “Беренче икмәк” пьесасы буенча куелган спектакльгә тискәре бәя биргән язмаларда татар халкы тормышы да искә алына. Дөрес, әсәрне тәнкыйтьләүчеләр бу тамашада урысча сүгенү сүзләренә, сугыш ветераннарын мыскыл итүгә, кешеләрнең тормышта урын таба алмауларына, бер яшь егетнең икенчесен суырып үбүенә күбрәк игътибар итә. Пьеса каһарманнары татар исемле, үзләре (бары тик ике казах кешесеннән гайре) татар милләтеннән булгач, татарлар бу хәлгә ничек карый, хурланмыйлармы икән, дигән сорау да туа. Кайберәүләр авторларны яки театрны җаваплылыкка тарттыру, прокурорга шикаять бирү турында яза. Гомумтатар оешмасының рәсми карашы ничегрәк? Шуңа күрә татар конгрессында эшләүче журналист буларак шәхси фикерләрем белән бүлешергә булдым.
Беренчедән, Омски өлкәсендә туып-үскән, шунда белем алган, соңгы елларда Екатеринбургта эшләгән Ринат Ташимовны матбугатта “татар драматургы” дип атау дөрес түгел. Аның иҗатын һәи үзен дә Омски яки Екатеринбург татар җәмәгатьчелеге белми. Татар тарихын, мәдәниятын белүе шикле аның. Себер татарлары тарихын, хәзерге тормышын тасвирламый ул.
Ринатның милли ассимиляция, манкортлашу корбаны булуы бик мөмкин. Шунысы ачык: Ташимов соңгы елларда талантлы әсәрләре белән танылган, илнең берничә театрында аның 7-8 популяр әсәре куелган, ул театр һәм сәнгать белгечләре арасында танылган. Тататрлытан да читтә түгел ул: 32 яшьлек драматург, артист, режиссер үзенең “Беренче икмәк” пьесасын үзенең Гильминеса һәм Мөнивәрә әбиләренә багышлаган.
Пьесның төп каһарманы Нурия әбинең катлаулы, тирән шәхес һәм фидакарь шәхес булуы күрсәтелсә дә, спектакльдә татарларның яшәеше чагыла дип әйтеп булмый. Андагы татар һәм казах милләтле шәхесләр русча сөйләшәләр, русча яшиләр.
Икенчедән, рус телле җәмгыятькә багышланган бу тамашада хәзерге чорның маргиналь вәкилләренең социаль-әхлакый потретлары чагыла. Төгәлрәк әйткәндә, монда Россия җәмгыятенең 20-30 ел элек кичергән халәте күренә. Ялланып “Кайнар нокта”га сугышка китүче, юньле эш, максат таба алмаучы егет язмышында гомумрусия милләте вәкилләренең образы килеп баса. Бик ачы хакыйкать ачыла монда.
Тамашага хакимият, дәүләт вәкилләренең тискәре бәя бирүе табигый. Әдәбият һәм театр тәнкыйтьчеләре, матбугат чаралары аша җәмәгатьчелек фикерен чагылдыруга беркем дә аптырарга тиеш түгел.
Өченчедән, Нурия әбинең гел исерек йөрүе, хәтта протест күрсәтү максатыннан коега сикереп төшеп, күңелендәге хисләрен белдерүе, сәхнәдә күрсәтелгән гаиләнең яшәү рәвешендә татар, казах милләтенә ишарәләр ясалса да, монда татар мәдәнияты, әхлагы, гореф-гадәте күрсәтелми. “Татарлар андый булмый!” каршы чыгучылар бар.
Гүзәл Яхинаның популяр романында совет чоры фаҗигалары талантлы күрсәтелсә дә, тискәре персонажларның – усал ир Мортаза, аның “Упыриха” атлы әнисе һәм ирен атып үтерүче НКВД хезмәткәре белән кушылган Зөлайханың – татар милләтеннән булуы авыр тәэсир калдыра. Андый затларның милләтләре күрсәтелмәсә, татарлыклары ассызыкланмаса, роман әллә ни популярлашмас, күңелләрне җәрәхәтләмәс иде. Барлык тискәре геройларның бер милләттән булуын канун да, әдәбият гыйлеме дә хупламый.
Ринат Ташимов та шул ук юлдан китеп, татарлык мөһерен сюжетны “кыздыру” өчен файдалана. “Причем монда татарлар?” дигән сорау туа. Күпләр Нурия әби образы дөрес күрсәтелмәгән дип шикаять язса, бу шактый нигезле дәгъва булыр. Мәскәү мөфтие Альбир хәзрәт Крганов нәкъ шундый фикерен матбугатта белдерде инде. Чыннан да спектакльдәге Нурия әби, аның оныгы – татарлар өчен типик шәхесләр түгел. Киресенчә, бик сирәк очрый ул хәмер эчә торган татар әбиләре, җитмәсә уңай каһарман буларак танылганнары. Гомумән ялган образлар, ялгыш фикерләр бар бу әсәрдә.
Ләкин моны бәяләү һәм төзәтү – прокурор, судья эше түгел, бу тәнкыйтьчеләр, язучылар вазыйфасы. Бер егет икенчесен суырып үпкәннән соң аның “мин пидор түгел” дип аклануы да катлаулы тәэсир калдыра. Яшьләргә нигә кирәк бу? Бер җәнес вәкилләренең бер-берсенә гашыйк булуы белән аларның башын катырырга кирәкмидер. “Россия офицерлары” оешмасы җитәкче, Россия Герое, генерал-майор Сергей Липовой фикеренчә, сүгенү сүзләре куллану һәм ирләр үбешүе прокурорга мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе була алмый дип белдергән. Тәнкыйть өчен сәбәпләр җитәрлек анда!
Спектакль ошамаган хәлдә, тамашачылар төкереп чыгып китәргә, театрга бармаска хаклы. Дәүләт оешмаларының бәяләү, бүләкләү, өстәмә стимуллардан мәхрүм итү мөмкинлекләре бихисап.
Әйтергә кирәк, җәмәгатьчелекнең протест-тәнкыйтьләре нәтиҗәсез калмады. “Беренче икмәк” спектакленелең икенче премьерасында өлкән яшьтәге атаклы артистка Лия Ахеджакованың монологыннан русча сүгенү сүзләре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын рәнҗеткән җөмләләр төшереп калдырылачак. “Совеременник” театры шундый чигенеш ясарга карар иткән.
Чыгышы буенча татар булып та, милли үзаңы түбән булган, үз халкының әхлагын белмәүчеләр артып барганда, Ринат Ташимовның һәм “Современник” театрының мондый “милли” әсәре татар җәмәгатчелеге алдына җитди сораулар куя. Чөнки сәхнәдә чагылган татар тормышы милләтне хурлау, фаш итү, хакыйкаттән тайпылу булып күренә.
Гомумән Россия җәмгыяте шулкадәр рухи ярлылык, мескенлек баткагына чумган, дигән тәэсир кала. Хакмы бу? Ялганмы? Уйларга кирәк. Милләтне югалту, телдән, мәдәнияттан ваз кичү, аек, чиста тормыштан тайпылу куркынычы янамыймыни безгә? Бәлки яшь драматург шул рәвештә татарларны искәртергә теләгәндер? Карагыз, нинди хәлгә төшеп барасыз, татарлар, дип әйтергә теләмиме ул?
“Беренче икмәк” пьесасын интернетта табып уку, театрлардан репортажлар карау, авторлар белән танышу шундый катлаулы фикерләр уята. Минемчә, манкортлаша башлаган татар мохите өчен бу искәртү үзенә күрә вакцина хезмәтен үтәргә тиеш. Гүзәл Яхиналар да, Ринат Ташимовлар да үзебезнең милли мохиттән үсеп чыгалар. Аларга үпкәләргә түгел, ә үз вакытында аларга милли тәрбия бирергә, милли рухлы әсәрләргә юл ачарга кирәк.
Габдулла Тукай сәхнә йолдызы Сәхипҗапал Гыйззәтуллина-Волжскаяның альбомына язган Сәгыйть Сөнчәләй “Сөй гомерне, сөй халыкны…” шигыре бүген дә актуаллеген югалтмый:
” Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.”
Үз кардәшләребезнең, талантлы милләттәшләребезнең ялгыш юлдан китүе, милли кыйбланы югалтуы бик аяныч булыр иде.
Римзил Вәлиев
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев