Логотип Идель
Эксклюзив

СӨЙЛӘШМӘГЕЗ! (ТАБИБ КИҢӘШЕ)

Сөйләшкәндә бу эффект көчәя, дип аңлатты белгеч.

Covid-19 коронавирус пандемиясе вакытында җәмәгать урыннарында сөйләшүчеләрдән читтәрәк булырга кирәк. Бу хакта «Лидер-Медицина» медицина үзәге баш табибы, инфекционист һәм вакцинолог Евгений Тимаков белдерде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә. 

Covid белән зарарланган кеше теләсә кайсы җәмәгать урынында табыла. Авыру сулаганда вирус тарала, ә сөйләшкәндә бу эффект көчәя, дип аңлатты белгеч.

«Битлексез бер метр ярымлык социаль дистанция бу очракта нәтиҗәсез булырга мөмкин. <...> Битлек кигән килеш сөйләшергә кирәк. Сөйләшкәндә кеше битлек аркасында начар ишетсә һәм аны салырга туры килсә, бер-береңнән, ким дигәндә, метр ярымга читкә китәргә кирәк», – дип искәртте табиб.

Моннан тыш, Тимаков сөйләшкәндә хис-тойгыларны туктатырга тәкъдим итте. Дулкынланган кеше кычкырып сөйли һәм, димәк, вируслы кисәкчәләрне күбрәк тарата. 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев