Логотип Идель
Эксклюзив

«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара

Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.

Казанда КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында ТР эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара. ТР Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган зур фестиваль хәрәкәте быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.

Суперфинал башланыр алдыннан ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте эшенә югары бәя бирде. Республика дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе «Созвездие-Йолдызлык» фестивален уникаль һәм уңышлы гамәлгә ашырыла торган проект дип атады.

Чара Казан Кремлендә узды. Анда шулай УК Россиянең ЮНЕСКО эшләре комиссиясе җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.

Тантананы “Созвездие-Йолдызлык” республика фестиваль хәрәкәтенең яшь артистлары ачты, Зәйдән – “Мирас” вокаль-хореография ансамбле һәм Казаннан – Илзирә Зарипова.

“Без моннан 20 ел элек «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештырганда, бу проект шулкадәр уңышлы булыр дип уйламаган да идек, - дип билгеләп үтте үзенең кереш сүзендә Минтимер Шәймиев. - Узган 20 ел эчендә зур уңышларга ирештек. Бүген фестиваль хәрәкәтенә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре, педагоглар да җәлеп ителгән, проект гомумхалык тарафыннан хуплана һәм беркемне дә битараф калдырмый. 20 ел элек аны оештырырга башыбыз җиткәнгә мин бик шат, ул вакытта илдә андый мисаллар юк иде".

Минтимер Шәймиев «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Татарстан һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Тумановка, РФ халык артисты, Казан консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең жюри рәисе Зилә Сөнгатуллинага, фонды күп еллар дәвамында фестивальнең генераль иганәчесе булган РФ Дәүләт Думасы депутаты, вакытсыз арабыздан киткән Айрат Хәйруллинга һәм Татарстан балаларының иҗатына ярдәм иткән өчен Григорий Орджоникидзега рәхмәт белдерде.

"Татарстанда күк йөзе сезнең ярдәмгә күрә якты, бу еллар эчендә сез күпме йолдыз кабыздыгыз бит, - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев “Созвездие-Йолдызлык” фестивале вәкилләренә. – Бу югары әхлаклы проект, аны гамәлгә ашырырга һәм даими ярдәм итәргә кирәк. Барлык җитәкчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт".

ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу республика фонды проектларын гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен “Созвездие-Йолдызлык” иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге” ДБУ коллективы Рәхмәт хатына лаек булды. Бүләкне Минтимер Шәймиев «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Тумановка тапшырды.

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәте өчен бу бик зур бәя. Мин Минтимер Шәймиевнең безнең проект турында сүзләрен ишетүемә бик шат. Бу – уртак хезмәтебез өчен куелган рухи һәйкәл, чөнки бу хәрәкәтне бөтен республика булдыра. Бөек Татарстан халкының рухи чисталыгы һәм матурлыгы, бөек мәдәният уты Җир планетасыннан тагын да яктырак янсын өчен без барысын да эшләячәкбез», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Дмитрий Туманов.

Фестивальнең суперфиналы быел 17-21 апрельдә ике мәйданчыкта уза. 

Жюри республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 862 гариза биргән 5500дән артык конкурсантны караячак. Алар - февральдән март аена кадәр республиканың төрле географик зоналарында узган сайлап алу этапларында җиңгән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар.

Шунысы игътибарга лаек, быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.

Зур фестиваль хәрәкәтенең гала-концерты 22 апрельдә КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә узачак. Фестивальнең Гран-при ияләре 6 майда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында йомгаклау гала-концертында игълан ителәчәк.

ТР Президенты Матбугат хезмәте ярдәме белән "Созвездие-Йолдызлык" фестиваль хәрәкәте матбугат хезмәте

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X