Логотип Идель
Эксклюзив

СТУДЕНТЛАР, КОТЛЫЙБЫЗ, СТИПЕНДИЯЛӘРЕГЕЗ АРТА ИКӘН!

Казан федераль университетының барлык студентларга стипендияләрне 5 процентка арттыру мөмкинлеге бар.

Казан федераль университетының барлык студентларга стипендияләрне 5 процентка арттыру мөмкинлеге бар. Бу хакта туры эфирда КФУ ның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский хәбәр итте.

"КФУда 1 сентябрьдән - студентларга, 1 октябрьдән аспирантларга стипендияне 5% ка арттыру мөмкинлеге булуы әйтелде. Стипендиаль тәэмин итү буенча безнең студентлар күп төрле категориягә кертелгән. Стипендиянең иң азы - 2 мең 100 сум, аннан - 3 мең 150 сум һәм алга таба инде арттырылган стипендияләр бара», — дип сөйләде югары уку йорты проректоры.

Таюрский сүзләренә караганда, Казан федераль университетында 30 мең студент белем ала, вузның Чаллыдагы филиалында — 12-13 мең, Алабугада — 7 меңгә якын. Бу саннарны исәпкә алсак, стипендияләрне 5% ка арттыру да миллион сумнар тәшкил итүе күренә. Шуңа мөмкинлектән чыгып хәл итәбез", - дип өстәде ул.

КФУ мәгълүматларына караганда, 20 августка университетка бирелгән гаризаларның гомуми саны 81 мең 936 тәшкил иткән. Казан университетына БДИ буенча максималь балл алган 473 абитуриент документлар тапшырган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев