Логотип Идель
Эксклюзив

СУ КОЕНГАНДА САК БУЛЫГЫЗ!

Һәр көнне диярлек суда батып үлүчеләр турында күңелсез хәбәрләр килеп тора. Су буйларында ял сәгатьләре хәвефсез үтсен өчен бездән берничә киңәш

Һәр көнне диярлек суда батып үлүчеләр турында күңелсез хәбәрләр килеп тора. Еш кына бу фаҗигаләр пляжда ял итүчеләрнең гап-гади иминлек кагыйдәләрен истә тотмау сәбәпле. Татарстанда гына да җәй башыннан 24 очрак билгеләнгән. Әлбәттә, суга кергәндә берәү дә мондый фаҗигагә булыр, дип уйламый. Алай гына да түгел, бик яхшы йөзүчеләр дә су төбенә китә. Су буйларында ял сәгатьләре хәвефсез үтсен өчен бездән берничә киңәш:

  • Махсус билгеләнгән урыннарда гына су коеныгыз, чикләүче тамгалардан узмагыз. Ялгызыгыз гына суга керергә тырышмагыз. Моторлы, җилкәнле, ишкәкле көймәләр һәм башка су транспортына якын килмәгез. Ярдан, вышкадан, трамплиннан сикермәгез. Имгәнеп су астына китәргә мөмкинсез.
  • Әгәр суда йөзә белмичә суда калгансыз икән, кулларыгызны киң җәеп суга чалкан ятыгыз һәм мөмкин кадәр тирәнрәк һәм сирәгрәк сулагыз. Вертикаль хәлдә булсагыз, аякларыгыз белән педальне әйләндергән кебек хәрәкәт итегез.
  • Әгәр арыгансыз икән, аркагызга ятып, суда ял итегез. Моның өчен кулларыгызны һәм аякларыгызны як-якка сузыгыз, башыгызны суга салыгыз да тынычланыгыз.
  • Сезне көчле агым эләктереп алса, юкка көчегезне әрәм итмәгез һәм аның белән көрәшмәгез. Агымга иярегез, диагональ буйлап якындагы ярга таба юл тотыгыз.
  • Су коену өчен иң кулай вакыт: иртән яки кич, чөнки бу вакытта эссе сугу куркынычы булмый. Су температурасы +17, +19 градустан ким булмаска тиеш, суда 20 минуттан артык торырга ярамый.
  • Өшеп калтырый башлаганчы коенмагыз. Мондый халәттә көзән җыеру, тын бетү, аңны югалту куркынычы арта. 15-20 минут коенып, ял иткән арада хәрәкәтле уеннар уйнап алу яхшы. Кояшта озак булганнан соң, суга кинәт керергә яки сикерергә ярамый. Тән салкынайгач, мускуллар кискен тартыла башлый һәм бу сулыш алуның тукталуына китерә.
  • Тагын бер киңәш: купальнигыгызга булавка каптырып куегыз. Ул сезгә су коенганда комачауламаячак. Ә менә аякларны көзән җыерганда тәнгә аны кадап алу сезнең гомерегезне саклаячак.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев