Логотип Идель
Эксклюзив

"Сәйдәш. Йокысызлык": КЕШЕ КАДЕРЕ ТУРЫНДА УЙЛАНУ

Бу спектакльне караганнан соң, Сәйдәшевның иҗатына игътибар артачак.

16, 17 һәм 18 нче декабрь (көнгә 3 тапкыр: 13:00, 16:00, 18:30 сәгатьләрдә) Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова әсәре буенча куелган “Сәйдәш. Йокысызлык” спектакленең премьерасы була.

Кем ул безнең өчен Сәйдәшев? Легенда? Символ? Онытылып барган дәвер? Арабызда булган һәм китеп барган кемдер? Музыкасы мәңгелекме, әллә безгә инде бөтенләй кирәк түгелме?

К.Тинчурин исемендәге татар Дәүләт драма һәм комедия театрының директоры Фәнис Мөсәгыйтов сөйләп киткәнчә, Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчурин татар музыкаль спектакльләрнең башында торган кешеләр, алар бергәләп эшләгәннәр һәм Сәйдәшев музее театр бинасының бер өлеше булып тора.

 Элек-элеткән ул тулай торак булган. Бик күп татар театрына кагылышы булган кешеләр шунда яшәгән, иҗат иткән.

Ә спектакльгә килгәндә, аңа әзерлек күптәннән башланып киткән иде. Әлеге эшкә Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова алынды, дип сөйләп китте директор.

Аның сүзен әсәрнең авторы Луиза Янсуар дәвам итте:

Салих Сәйдәшев шәхесе һәм аның фикердәше Кәрим Тинчурин театр белән шулкадәр тыгыз бәйләнгән. Без җәйдән бирле пьесаны яздык, төрле вариантлар белән башкарып карадык: Сәйдәшнең биографиясе, иҗат юлы буенча да бардык. Безгә Сәйдәш музееның директоры Эльвира Шамилевна ярдәм итте. Спектакль башланганчы, музей хезмәткәрләре фойеда күргәзмә күрсәтәчәкләр. Шул көнне үк Сәйдәш белән бәйле музей экспонатлары булачак. 

Идеягә килгәндә, бу бер линия (иҗат һәм биография) буенча гына бару булмаячак. Үзебез өчен дә яңа форматка мөрәҗәгать иттек - "лабиринт" дип атадык. Бу - Сәйдәшнең дәвере белән сөйләшүе, эчке диалоглары, җанына үтеп кереп карау, аның буйлап сәяхәт итү. Лабиринтта йөргән тамашачыларга иҗат кешесе чор һәм дәвам каршында ничек күренер? -

Менә шул сорауга җавап эзләдек, - диде Янсуар.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резедә Сәләхова лабиринтта уйнау үзенчәлекле дип саный:

Иң мөһиме анда тамашачы адашмасын. Жанрына килгәндә, аның нәрсә икәнен аңлатып сөйләп бетереп булмый. Ник дигәндә, килеп карагач кына төшенергә мөмкин, алай да йөз процентка түгел. Бу әсәрнең үзебез дә көн саен яңа сәхифәләрен ачабыз. Монда "Ничек хәлләрең? - Ярый, әйбәт", - дигән диалоглар юк. Һәр фразаны үзебезчә аңлыйбыз, тамашачы да үзенчә кабул итәр, ди актриса.

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин мичкәдә утыручы ир-ат ролен башкара:

Бу жанрда, стильдә беребезнең дә катнашып караганы юк. Гадәттә спектакль чыкканда "Монда халык көләчәк, монысында елаячак", - дип күзалдына китерәсең. Ә монда тамашачының реакциясен күзаллап булмый. Без үзебез дә әлегә көннән-көн нинди спектакльгә тотынганыбызга шаккатабыз. 

Бу спектакльне караганнан соң, Сәйдәшевның иҗатына игътибар артачак, дип сөйләде Рөстәм.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: театр, премьера

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев