-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
#СӘЙДӘШЕВКӘ БАГЫШЛАНГАН ФЛЕШМОБ
Казанда 3-16 декабрьдә танылган татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгына багышланган декада узачак.
Татарстан Милли музее оештырган ункөнлекнең төп максаты - Салих Сәйдәшевнең иҗади мирасын популярлаштыру, аны хөрмәт итеп искә алу.
Талантлы музыкант 1900 елның 3 декабрендә Казанда туа һәм 35 ел гомерен заманча татар музыкасын үстерүгә багышлый. Композитор татар музыкасында яңа эра - Татарстан һәм Россия музыка дөньясы тарихында мөһим урын алган һөнәри композиторлык иҗаты эрасын ача. Аның тормыш юлында уңыш һәм дан, авырлыклар да була, ләкин халык Сәйдәшевне үзенең күренекле улы дип саный. Ул халык мәхәббәтен яулый, аның турында: «безнең Сәйдәш..» диләр. ТАССРның халык артисты 1954 елның 16 декабрендә бакыйлыкка күчә.
Декада С.Сәйдәшевның һәйкәленә чәчәкләр куеп искә алудан башлана һәм тантаналы программа белән дәвам итәчәк, Татарстан сәнгать осталары катнашында концертлар, «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» күргәзмәсе, балалар өчен мәдәни-белем бирү программасы һәм башка чаралар үткәрү күздә тотыла.
Facebook, Instagram, Facebook, YouTube социаль челтәрләрдә көн саен онлайн - форматта «Салих Сәйдәшев чорына кайту» дигән махсус проект тормышка ашырылачак һәм #Сәйдәшевка багышланган флешмоб булачак.
Ункөнлек декаданы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында һәм С. Сәйдәшев музеенда «Сәйдәш.Йокысызлык» дип исемләнгән спектакль-лабиринт тәмамлый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз