Логотип Идель
Эксклюзив

Сөйлим сиңа иптәш начальник...

Марс Гафуров мәзәген укыдык әле, сез дә көлеп алыгыз әле.

Марс Гафуров мәзәген укыдык әле, сез дә көлеп алыгыз әле.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, беркөнне Иске Тинчәле авылында яшәүче бер мәзәкчән агайны район үзәгендә урнашкан милиция начальнигына чакыртып алалар. Совет властена каршы пропаганда алып бара дигән шик туа.
Агай аптырашта юлга чыга. Юл буе, нәрсә әйтәчәген уйлый. Килеп керүгә, начальник каршысына килеп, сораганны да тыңлап тормыйча, сөйләп җибәрә.
– Сөйлим сиңа, иптәш начальник,
Тыңла әле, ике сүзем,
Коммунистлар бәреп чыгарган
Гитлерның актык күзен...
Бу сүзләрне ишеткән начальник уйланып тора да,
– Мин монда Совет властена бернинди дә каршылык күрмим, – дип аны аклый. Ә агай әле, тиз генә чыгып китми. Шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, җитәкче белән дуслашып кайтып китә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: мәзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев