Логотип Идель
Эксклюзив

"Сөймәдем. Сөймәдем, күрәсең!.."

Сөймәдем. Сөймәдем, күрәсең! Җибәрмәс идем лә сөйгәнне...

Гаепләп дәшмимен. Тик җанга
Кылдан да нечкәрәк сүз иңде.
Шул сүздә − торналар тавышы...
"Хуш инде... аппагым!.. Хуш инде..."

Хушлаштың яратып... Сөюең
Хак булган, күрәсең, аңладым:
Нигә соң китәсе юлыңа
Бер тамчы күз яшем таммады?!.

Нигә соң иртәнге томанга
Кычкырып, "Тарал!" дип дәшмәдем?!
Уралдың томанга, югалдың.
Артыңнан яшеннәр яшьнәде...

Сөймәдем. Сөймәдем, күрәсең!
Җибәрмәс идем лә сөйгәнне...
Гаепләп дәшмимен... Сиңа да
Бик кирәк, әй кирәк белүе
Үзеңнең сөекле икәнне...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев