Логотип Идель
Эксклюзив

ТАБЫЛГАН ТАБЫШМАК БИК ҖИҢЕЛ КҮРЕНЕР

Токым эчендәге бәйләнешләрне ачканда, рус хисапчыларының бер үк исәпкә алу вакытында тәңгәл исемнәрне дә төрлечә үзгәртүе яисә үзе ишеткәнчә хаталы язуы күзәтелә.

Бер укучым белән әңгәмә алып барганда: «Кукмара кешеләре үзенчәлекле, алар арасында нәселен белергә теләүчеләр, шәҗәрә төзүчеләр күп»,– дип әйтә куйды. Хак сүз. Моңа бик сөендем. Бәлки, кешеләрнең, артка борылып карап, тарих битләрен актаруларында безнең кебекләрнең дә өлеше бардыр дип уйладым. Миңа исә районыбызның Түбән Өскебаш авылында яшәгән әниемнең энесе Гомәр абый Мөбәрәкшинның бу юлдагы эшләре бер үрнәк булып тора. Ул үз акчасына туган ягы хакында никадәр кулъязмалар башкарды, аларны, өстәл системасында берәмтекләп бастырып, халыкка таратты, тарата. Бу китапларда бабамнар яшәгән авылның тәүге көненнән башланган тарихы да, танылган хезмәтчәннәре дә, хезмәт һәм сугыш геройларының тормышы да, дин әһелләренең язмышы да чагылыш таба, аның бөтен Татарстанга күрсәтелгән яисә шәхси архивлар өчен төшергән киноларында узган гасырның күп кенә эш-хәлләре, гыйбрәтле вакыйгалары җанлана. Үз авылың хакында нәрсәдер язып калдыру – каләм әһелләренең дә бер бурычыдыр.

Фәкыйрь язды аны газап эчендә,
Догачыдан яхшы теләк өчен дә.
            Мөхәммәдьяр

Беләбез ки, борынгылар, Ходайдан савап, кешеләрдән рәхмәт ишетү һәм үзенә җәннәт ишекләрен ачу өчен, ачык моральгә ия гыйбрәтле хәлләрне, дини риваятьләрне язып, халыкка тараткан, китапны олылыклаган, аның сүзенә буыннарны бәйли, тарихны киләчәккә илтә, әдәп-әхлакка хезмәт итә торган чара итеп караган. Шәҗәрә турында да шул ук сүзләрне әйтергә мөмкин. Аны башкаручылар коры материал белән генә эш итми, бихисап истәлекләр барлый, нәсел-нәсәбе белән аралаша, архив тузаннарында яткан мәгълүматны өскә чыгара. Кыскасы, бу гамәлләр туганнарың алдында гына түгел, авылдашларың һәм милләтең каршында да саваплыдыр.

Чын галимнәр, теге яки бу проблеманың чишелешен алдан ук күзаллаганда да, фәнни эзләнү эшләрен аңа кадәр башкалар уена килгән бөтен фаразларны искә алып, үзеннән яңаларын да өстәп башлый. Авыл тарихы турында язган тәүге мәкаләләремдә мин дә шулай эшләдем, хәлбуки Мәмәшир тарихын әтием шактый гына өйрәнгән, атының Мөхәммәтшәриф исемле кешегә барып тоташканлыгын ачыклаган, борынгыдан килгән кайбер шәҗәрәләрне дә белгән, мәктәп өчен төзегән альбомында, хәтерем ялгышмаса, Томакайдан килгән берсен мисал буларак та телгә дә алган иде. Бәлки, ул шул сыйфатта мәктәптә һаман да сакланадыр да. Әти үлгәч, без аның нәселгә кагылышлы язмаларын эзләсәк тә, тапмадык. Хәтеренә таянгандыр дип тынычландык. Ул аның бик көчле, төгәл иде. Хәзер менә уйлап утырам: ә бит ул язган һәм аңа килгән хатлар, сурәтләр бар иде, аның вакытлы матбугатта басылганлыгын беләм… Хәзер шуларның берсе дә юк… Кай арада, ничек юкка чыккан, белмим. Язучы өчен гаять үкенечле хәлләр.

Әтием, үз нәселенең таралыш тарихын белсә дә, нигәдер кәгазьгә төшерергә ашыкмаган, югыйсә гаиләдә әби-бабалары хакында гәп куермый калмый иде. Мин аны хәзер аңладым. Ул шәҗәрәне кеше сүзенә таянып күзаллаган, документлар белән расламаган, димәк, белгәннәренә ахыргача ышанып җитмәгән. Әтисе ягыннан туганнар җыелганда, юкка гына Шакир бабайның өчме, әллә җидеме хатыны, егерме берме, әллә утыз берме баласы булган, дигән бәхәс купмагандыр да. Шунысы кызык: мин әлегә аның нәкъ менә әтидән ишетеп хәтерләгән һәм аңа якын буындагы исән туганнары да белгән егерме бер баласын һәм өч хатынын гына барладым. Дөрес, барлык метрикәләр табылмаган, укылмаган әле.

Бабамның бабасы Шакир Гобәйдуллин хакында берничә төрле фаразлыйм. Әйтик, бүгенге өлкән әбиләр дә шул ук сүзне сөйләүләренә карамастан, аның җиде хатынлы булуына әлегә шигем бар. Бәлки, утыз бер (егерме тугызы үзенеке, икесе ятим) баланың егерме бере исән калгандыр? Бәлки, бәлки… Фаразлар күп. Шул ук вакытта сиксән-туксан, аннан да артык яшьтәгеләрнең кайбер сүзләре архив материаллары белән раслана да. Сөйләүләренә караганда, 1869 елда инде катырган вакытта Изел (Нократ) аръягында янгын чыккач, Шәмсебану әби, яңа гына бала тапкан булу сәбәпле, аны сүндерергә китмәгән, әмма урамда торып, су сибеп, көчле җилдә очкан очкыннан саклаган, шул сәбәпле үпкәсе кабарган да үлгән. Артыннан ук шул ук елны дөньяга килгән Йосыфҗан да китеп барган. Инде әбиемә бәйле язмаларга мөрәҗәгать итик. «Малмыж өязе Мәмәшәриф авылының Гали Максуд угылының 20 яшендәге кызы Шәмсебануны Мәмәшәриф авылының Гобәйдулла Нигъмәтулла угылының 22 яшендәге угылы Мөхәммәдшакиргә никах иделде. 1856 ел. 29 июнь». «Йосыфҗан Мөхәммәтшакир угылы. 1 яшендә. 1870. 3 декабрь. Зыяндаш зәхмәте». 1870 елның 9 апрелендә Шәмсебану Гали кызының 37 яшендә вафатлыгы күренә.

Шакирныкылар, итек басу өстенә, күмәч пешерү белән дә шөгыльләнгән. Соңыннан ул эшләрне минем Сабирҗан бабай дәвам иткән. Бай тормышлы булгач, хатын табу Шакир бабайга авырга килмәгән. Ул шул елны ук, бер оя баласы булуына карамастан, яңадан үзеннән күпкә яшькә өйләнгән: «…Габделгани Габдессәлам угылының 19 яшендәге кызы Фатыйманы…Гобәйдулла Нигъмәтулла угылының 35 яшендәге угылы Шакирга никах иделенде». Бабай – 1834 елгы, Фатыйма 1851 дә туса, яшь аермасы чынлыкта 17 ел. Болар барысы да кешедән ишеткәннәремә бик дөрес туры килә.

Кызганыч ки, яшь хатын, әтиләре эшләр белән киткәч, бар ризыкны сандыкка яшерә дә, ачкычын чәчүргечкә бәйләп, толымына үрә икән. Үгиләре һәр көнне елап, без ач дип, аның кырдан кайтышына каршысына чыгып торалар, имеш. Шулай итеп, караучысызлыкта, ятимлектә сигез баладан өчәү генә исән калган. Бабай бу хәлләрне бик авыр кичергән, уфылдап, кешеләргә, хатын сөйгәнгә күп өйләнмәдем, бала яратканга өйләндем, аларны бәхетле күрәсем килде, дияргә гадәтләнгән. Авылдашлар күңелендә әнә шундый җан ашый торган хатирәләр дә бар.

Туган җир тарихы белән татар теле һәм әдәбияты укыткан әтидән дә бигрәк тарихчылар кызыксынырга тиеш булгандыр, әлбәттә. Хәер, үз гомерендә аның бөтенләй кызыксынмаган фәне җыр белән рус теле генә булгандыр. Ул, Мәмәширнең һәр өенә кереп, кемнән нәрсә ишеткәнлеген сөйләгәнне авыз ачып тыңлаганда, мин кечерәк идем шул әле, әмма иң күп материалны Бирге Тау башында яшәгән кодачабыз Габдерәкыйп Әфтах улыннан сөйләткәнлеге истә калган. Аның шулкадәр күп белгәнлеген гаҗәпләнеп телгә ала иде ул.

Күпме теләсәң, шулкадәр фаразларга була, әлеге фаразларны популяр язмаларга кертергә дә ярый дип саныйм, әмма теге яки бу гыйльми өлкәгә хезмәт итүче белгечләр тарафыннан башкарылган чын фәнни хезмәтләр бары тик фактларга гына таянып язылырга тиеш. Мин моңа үз эшчәнлегемдә бик нык инандым. Ялгышулар аша килә-килә инандым.

Бабамнар ягы тарихын әтием вафатыннан соң башка ерак авылдан килен булып төшкән әнием, хәтеренә таянып, күршеләр сүзенә дә колак салып, күпмедер теркәп куйган икән. Мин аның әйткәннәренә, әти туганнары, безне аннан да яхшырак белүче юк, дисә дә, үз авылымнан чыккан кешеләр төзегән кайбер шәҗәрәләрдәге хаталарны күргәч, шикләнебрәк карый идем. Хәзер әни алдында баш иям: ул язганнарын, сөйләгәннәрен инде үзе ачык хәтерләми дә, әмма бары тик аның теркәгәннәре генә архив материаллары белән расланды. Менә киленнәр нинди булырга, ир-ат ягын ничек олылыкларга тиеш ул!

Һәр угыл-кыз ата-ананы белер булса,
Гыйззәт, хөрмәт берлә хезмәт кыйлыр ирсә…
        Мәүлә Колый

Инде үземә гыйбрәт биргән хәлләргә тукталыйм. Авылдан чыккан һәм шунда яшәгән кешеләр кулында шәҗәрәләр булгач, тиз генә эшен бетерим дип, башта нәселебез тарихын әбием Мәргубә Заһидулла кызы ягын өйрәнүдән башладым. Бик тулы күренгән бер «нәсел агачы»н үзәккә алып, аңа караган кешеләр санын меңнән артыкка җиткердем. Бәхетемә, бу эштә минем булышчым бар иде. Без аның белән төрле авыл-шәһәрләрне гиздек. Шулай да мин нигез шәҗәрәнең дөреслеген башыннан ук шиккә алдым һәм игелекле дустыма бу хакта әйтә килдем. Ул зур көч куеп башкарган эшләргә үземне ышандыру өчен, өлкән яшьтәге бихисап кешеләрне кат-кат күрдем, ул да алар белән яңадан әллә ничә мәртәбә сөйләшеп чыкты. Барысы да туганлыкны нәкъ язылганча тасвирлады. Аларны әтием дә туган итә иде, дип, ниһаять, үзем дә шәҗәрә нигезенә ныклы ышандым.

Кайбер бәйләнешләр, шулай ук имеш-мимешләргә таянып, минем тарафтан да электәге төрле язмаларда өлкәннәр тасвирлаганча чагылыш та тапкан иде, ә менә документларга таянып, шәҗәрәне инде раслый башлагач, ул таралды да төште. Дөрес, туганлык җепләре бөтенләй үк юк түгел, әмма ул буйдан-буйга туры сызыклы чагылыш тапмый, төрле тармакларда күзәтелә, бигрәк тә үзара кода-кодачалык калку. Хәер, элек кодаларны бертуган дәрәҗәсендә күргәннәр, алар белән кунакка йөрешергә, шул юл белән дә яңа гаиләләрне ныгытырга, кызларының хәлен яңа гаиләдә көчәйтергә тырышканнар.

Фактлар ачылганнан соң, иң кызганычы юкка сарыф ителгән ел дәвамындагы вакыт тоелды, чөнки, оныкларымны да кертеп, унбиш буынлык «нәсел агачы» ясалган иде! Аны кәгазьдә тулы чагылдырырга тырышып, дистәләгән плакат язылды, картиналар эшләнде, барыбер бар кешене сыйдыру бик авыр булды. Борчулы бер халәттә мин аларны ташладым, хәзер исә дөрес эшләмәдем дигән карашта торам. Аның миңа караган өлеше хата булса да, башка бәйләнешләре бик тугры иде. Бу хәл мине кайчандыр авыруга сабыштырса да, инде шәҗәрәгә бәйле гамәлләремә үкенмим. Бердән, шул гомер эчендә мин авылымның Арча якларына барып тоташкан тарихын, халкының үрчү чылбырын шактый ачык күзаллый башладым.

Мактанырга да буладыр: хәзер менә авылга бәйләнешле ХVΙ гасыр ахырында ук туган кешеләрнең дә исемнәрен беләм. Икенчедән, янәшә рәвештә бабам ягын «орлыкландырган»нарның буынара бәйләнешләре дә күз алдыма торып басты. Инде шул эшне документларга таянып, яңа шәҗәрәләрдә чагылдырырга кирәк.

Өченчедән, мин үзем өчен зур гыйбрәт алдым: кеше хәтере бик ышанычсыз, аңа ныклап таянырга ярамый. Бу һәрберебез хәтеренә кагыла. Юкка гынамы, үзеңә бәйле хәлләрне читләр авызыннан ишеткәндә, шаккатып утырасың, дусларың хатирәләрендә чынлык булса да, ун проценттан артмый! Шәҗәрә төзегәндә дә шулай: кайберәүләр хәтта әби-бабайларының, абзый-апаларының туган елында 10 яшькә кадәр ялгышканлыгы күренә! Ераграк туганнары хакында әйтмим дә.

Хәер, архив документлары да алдый. Мөхәммәтшакир дип эзләгән бабам да ревизия язуларына Габделшакир булып кергән, шуның аркасында мин берара югалып та калган идем. 1795 елгы җан исәпләүләр эчендә берничә Нигъмәтулла бар, әмма минеке юк булып чыккач та нишләргә белмәдем. Мин моңа бик аптырадым. Ничә кат Кировта архивта утырдым, ахыр чиктә копияләр алдырдым. Бабайның исеме танымаслык булып үзгәргән булып чыкты. Мин аны хатыны Рәбига Сәгыйтова аша гына ачыклый алдым.

Тарихка мөнәсәбәтле эзләнүләрем шәҗәрә төзегәндә тамгаларны файдалануның да мәгънәсезлеген раслады, ә бит элек аларга төрле әһәмиятле нәтиҗәләргә китерер дигән зур өметләр баглый идем. Соңгы гасырларда безнең халык үз нәселе билгесен саклауга битарафланган, даими рәвештә үзгәрткән булып чыкты. Кешеләр балалары, аларның гаиләләре белән бергә тору традициясеннән киткәч, авыл зурайгач, тамганың инвентарьларга сугу вазифасы калкулангач, аларның санын арттырырга, үзгәртергә мәҗбүрият туган. Шулай да мин үзебезнекеләргә гасырларга сузылган тамганы саклаулары өчен рәхмәтлемен. Әти сөйләгәннәр расланды: бабамның бабасында да шул ук тамга булганлыгын метрикәләрдән күрдем, аның атасында да әлеге өч тоташ булмаган сызыклы «казаяк» икәнлеген ишетеп беләм. Гобәй Шакирының башка уллары да, оныклары да әлеге тамганы салуны дәвам иткән булып чыкты.

Әя агач, яшең күпме, дигән сорауга шәҗәрә аркылы гына җавап биреп булмас. ХVΙ гасыр ахырыннан бүгенгәчә елларны үз эченә алган Мәмәширнең, нигездә, төп икетамырлы гомуми шәҗәрәсен, тупланган мәгълүматлардан файдаланып, тулысынча төзегәндә дә, һәр кеше аннан борынгы бабаларын таба алмас. Беренче документлардан туганлык җепләрен фаразлау шактый кыен, кайвакыт ныклап раслау өчен, башка җирләргә китеп тә эзләнергә кирәк. Күпсанлы туганнар бер ихатада торганда кардәшлекне ачыклау авыр да түгел түгелен, әмма туганлык җепләре барыбер тулы бәйләнешмәс. Борынгы заманнарда да өлкән балалар еш кына башка чыккан, ихата янында урын тапмаганда, авылның икенче башына – еракка да күченгән, яңа җирләрне үзләштергән, югыйсә торак пунктлар киңәймәс, таралмас, төрле пүчинкәләр барлыкка килмәс иде.

Токым эчендәге бәйләнешләрне ачканда, рус хисапчыларының бер үк исәпкә алу вакытында тәңгәл исемнәрне дә төрлечә үзгәртүе яисә үзе ишеткәнчә хаталы язуы күзәтелә. Аннан документларда барлык кеше чагылмаган да. Кемдер патша хезмәтендә, кемдер лашманчылык эшендә, кемдер юлда, кемдер качып киткән. Болар безнең авылга караган архив документларыннан ачык күренә.

Дәвамы бар

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев