Талкыш кәләвә әзерләргә өйрәнәбез
Татар милли ашларының әзерләү ягыннан иң авырларының берсе - талкыш кәләвә санала.
Татар милли ризыклары, шәхсән минем өчен, гадәттән тыш тәмлелеге һәм әзерләү ягыннан оригинальлеге белән аерылып тора. Бөтен дөньяга танылган гөбәдия бәлеше, өчпочмак, кыстыбыйлар... Барысын да санап бетереп булмый. Әмма искә төшергәч, исләре борынга, тәмнәре авызга килә кебек.
Татар милли ашларының әзерләү ягыннан иң авырларының берсе - талкыш кәләвә санала. Талкыш-кәләвәне әзерләү кайбер вакытларда бер кеше кулыннан гына килеп чыкмый - еш кына 2 яки 3 кеше әзерли. Чөнки чын талкышны әзерләүгә тизлек тә, зур физик көч тә кирәк.
Дөресен генә әйткәндә, эксперимент итеп талкышны мин үзем дә әзерләп карадым, әмма минем ак, татлы "җеп"ләр урнына, соргылт, каты, әмма тәменә татлы таш килеп чыкты. Шуңа күрә хәзер без аның ничек әзерләнгәненә төшенербез.
Талкыш кәләвә өчен бик аз чимал кирәк. Безгә барлыгы он, атланмай(болары әлбә өчен), шикәр комы, бал һәм аз гыга су.
Әлбә - татарларга таныш әйбер. Ул атланмайда кыздырылган оннан килеп чыга. Тора-бара, он белән май өстендә дым барлыкка килә башлагач, утны сүндерәбез. Әлбәбез әзер.
Ә кәләвәнең икенче этабы өчен аерым, калын аслы савытта су, бал һәм шикәр балын кушабыз. Куерып, карамель төсенә кергәнче, кайнатабыз. Соңрак, карамель азрак суынгач, тиз-тиз агарганчыга кадәр аны төрле якка тарта башлыйбыз.
Бу этап уңышлы үтсә, бу карамельга әльбәне өстәп, яңадан, юка "җеп"ләр барлыкка килгәнче тарткалыйбыз. Әзер булгач, талкыш кәләвәне чынаяк кебек берәр савытка тутырып, формага китерәсең дә, суыткычка куясың.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев