Логотип Идель
Эксклюзив

ТАМАКНЫ ХНА БЕЛӘН ДӘВАЛЫЙБЫЗ!

Тамакка кына сөртеп, ангинаны җиңәргә була.

Салкын кышка кереп барабыз, Татарстанда да, аномаль салкын һава торышы фаразланганын хәбәр иткән идек. Мондый көннәрдә ангина белән авырмас өчен нишләргә? Тамакны ничек дәваларга? 

Кибетләрдә чәч буяу максатында сатылучы кынаны, кайнар су белән пешекләп, ботка кебек массага китерегез дә, муенның гландалар урнашкан урыннарына сөртегез. Әгәр дә моны тамак авырта башлау белән эшләсәгез, тиз үк чирдән котылырсыз.

Кына (хна) сөртү аякларга да зур шифа бирә икән. Ул гөмбәчек чирләреннән котылырга ярдәм итә, шулай ук аяк сызлаудан һич зарарсыз дәва. Шулай ук үкчәләр ярылудан файда бирә. Кына сөрткәндә нерв системасы да файда күрә, аяклар да ял итә. Халык медиинасы кына белән баш юуның инсультка каршы чара тәэсирле  икәнлеген дә әйтә.

Чыганак: Өмет

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев