Логотип Идель
Эксклюзив

ТАМЫРЛАРДАН ЯЗ АГА

Язучы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Милли китапханәсе директоры Разил Вәлиев белән әңгәмә.

Ундүрт яшемдә мин беренче мәртәбә Казан редакцияләренең ишеген кактым. Ишекләр ябык иде.

Шулай бикле ишекләргә төртелеп йөри торгач, “Ялкын” журналы редакциясе урнашкан тугызынчы катка менеп җиттем.

Ниһаять, анда бер ачык ишек күренде. Түрдәге өстәлдә күзлекле, сакал-мыеклы бер абый дөньясын онытып язып утыра иде.

Бусагада минем озак кына күзәтеп торуымны ул сизмәде. Карашым аның киң яңаклы йөзен, кыска муенын, киң җилкәсен капшап узды да, күзлек тәртәсенә абынды. Әйе, күзлеге булмаса, төс-кыяфәт белән бу абый минем белән шактый ук охшаш иде! Әлеге охшашлык миңа ни - булганнан күзенә зыян килгәндер инде, мөгаен.

Күпмедер шулай басып торганнан соң, кыяр-кыймас кына тамак кырып куйдым. Оялчан идем әле ул вакытта...

Күзлекле абый сискәнеп башын күтәрде.
-   Шигырьләр алып килгән идем, - дидем мин, тавышны көр чыгарырга тырышып.
-   Бүген ял көне ич, - диде гаҗәпләнеп. – Эшкә килүемне кайдан белдең?
-   Мин язучыларның ял көне юктыр дип уйлаган идем...

Ул кычкырып көлеп җибәрде.

Без Разил Вәлиев белән шулай таныштык.

- Син аңлы рәвештә табигый хисләреңнән, балачагыңнан качасың, олы булып күренергә тырышасың, - диде ул, шигырьләрне укып чыккач. Аннары син үзеңне ачыктан-ачык шагыйрь дип атыйсың, килешми. Зур шагыйрьләр дә үзләрен шагыйрь дип атарга читенсенә. 

Аның белән бәхәсләшеп тормадым бугай, әмма мин үземне ул чакта инде җиткән егет һәм зур шагыйрь дип саный идем. Казанда ул чакта исәннәрдән мин таный торган ике генә шагыйрь бар иде – Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким. 

Үзеңне шәп диеп ялгышу гомергә узмый торган авырудыр инде, күрәсең...
Олылыкны мин балачактан тизрәк аерылу дип уйлаганмын. Киресенчә, олылык шагыйрьлек балачак илендә мәңге калу икән.

Мин моны бераздан аңладым. Моңа Разил Вәлиевнең шигырьләремә биргән бәһасе дә ярдәм иткәндер. 
Әлбәттә, язучыларның ял көне юк. Әмма ул чакта Разил Вәлиев эш бүлмәсенә мәҗбүрән килеп утыргандыр инде. Өйдә онытылып язар өчен үз кабинетың, өстәлең кирәк бит...

Хәер, аны хәзер дә ял көннәрендә эшкә килә, диләр. Юкса, киң фатиры да, китаплар белән шыплап тутырылган кабинеты да бар. Ул – эш аты шул. Күрәсең, аңа язар өчен күнегелгән даирә, эш иясенең почмактан карап торуы кирәктер. Мин ундүрт яшьтә өлгермәгән шигырьләр тотып кергән төсле, вакытлы-вакытсыз эшем ияләре генә борчып йөрмәсен.

Шагыйрьләр арасында теләсә нинди эшне умырып башкара торган эшлекле кешеләр сирәк очрый. Арада кадак та кага белмәүчеләр бар. Разил Вәлиевнең исә һәр эшкә кулы ятып тора, шуңа күрәдер дә ул бернинди авырлык алдында да югалып калмый. Университетка кергәч, аңа тулай торактан урын бирмиләр. Шәһәрдә бернинди таянычы булмаган үсмер фатир эзли башлый. Шунда ул Казан елгасы тирәсендәге бер урамда яшәүче Вәли бабай белән таныша. Бер иптәше белән шуның җимерек сараен “арендага” алып, алар аны идән-түшәмле итәләр, мич чыгаралар. Идәнгә хәтта әрҗә такталарыннан паркет тезәләр. Җимерек алачык чын сарайга әверелә. Шагыйрьләр, шәкертләр сараена!

- Бабайның (әнисенең әтисе) белмәгән һөнәре юк иде, - ди ул. – Ул мине балта тотарга, тегермән тартырга, мич чыгарырга, яргыч ярырга өйрәтте.

Каты холыклы, үҗәт, аягында нык басып торучы кеше була Нуретдин карт. Колхозлашу елларында аның бар малын тартып алалар. Ярый әле сөрмиләр, чөнки авылда тегермәннең рәтен белүче булмый. Ул үз тегермәнендә үк яллык хезмәт хакы алып эшли башлый. Әмма колхозга керми. Гомерен ялгызак игенче булып үткәрә. 

Максатчанлык, үз сүзен бирмәү Разилгә бабасыннан күчкәндер. Алай дисәң, әтисе Исмәгыйль абзый да булдыклылыкка кайнатасыннан калышмаган. Ул исә колхоз рәисе була, 1956 елда уңыш алу буенча Татарстанда беренче урынны алган өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 

- Кызылның да кызылы иде әти, - дип искә ала шагыйрь. – Ленин идеяләренә чын күңелдән ышана иде. Районнан түрә-мазар килсә, өстәлгә куярга кайчак ризык та булмый торган иде. Әни исә динле, тәкъва, шагыйранә күңелле хатын. Аларның дин турындагы, яшәеш турындагы бәхәсен мин сабый чактан ук юрган астында тыңлап үстем.

- Шигырь җене, димәк, сиңа әниеңнән күчкән?

- Шулайдыр... Ул гомере буе бәетләр, шигырьләр язды. Мәскәүдә Әдәбият институтында укыганда мин өйләндем. Әмма әти-әнигә киленне күрсәтергә ел ярым кайтып булмады. Акча юк иде. Ялгызлыктан туеп өйләнгән идем, кәләш төшерүгә тиен кебек бөтерелә башладым: төнлә йә завод тимерчелегендә эшлим, йә вагон бушатырга чабам.

-  Йөгергәндә сагышлар тарала инде...-    Меланхолияне юып алгандай булды. Бераздан кызым Сөембикә дә туды. Авылда әти-әни борчылган инде. Бер көнне әнидән шигырь белән язылган хат килеп төште. Шушы юллары истә калган:

Кайтсаң иде кеше улы кебек,
Япсаң иде лапас түбәсен.
Өйләндең дә, көйләндең дә, ахры,
Бер усалга каптың, күрәсең.

Әмма балачакта шагыйрь булырмын дип башыма да китермәгән идем. Малайлар авылда тимер җене белән авырый бит. Велосипед, мотоцикл белән җенләндем. Очучы булырга хыялландым. Безнең авылдан бер очучы бар иде. Шул “кукурузнигы” белән очып үткәндә күктән әти-әнисенә күчтәнәч ташлап калдыра. Кызыктыргандыр инде. Бервакыт безгә Казаннан концерт белән артистлар килде. Җырчыларның исеме дә истә калмаган, ә Рокыя Ибраһимова, Мохтар Әхмәдиевләрнең гармунда уйнавына и сокландым! Гармунчы булырга хыялланам хәзер, клубта биетерлек кенә уйнарга да өйрәндем. Ләкин... Сигезьеллык мәктәпне мин Шәңгәлчедә тәмамладым. Аның директоры татар теле укытучысы Гакыйф абый Дусаев иде. Ул үзе дә шигырьләр яза, шигырь-мигырь тырнаштыручыларга да хәерхаһ. Шаулашып дивар гәҗите чыгарабыз, гөр килә мәктәп. Башкалар арасыннан Гакыйф абый нигәдер миңа аерым игътибар күрсәтте... 

Аннары Түбән Кама, Чаллы әдәбият берләшмәләре. Язу-сызуның үтә дә катлаулы, җаваплы эш икәнен мин бик иртә аңладым. Җиденче сыйныфта укыганда микән, элек эчеп-тузып, хәзер тәкъва булып йөргән бер абзый турында район гәҗитендә мәкалә чыгарган идем. Икенче көнне үк аның малайлары тотып алып минем тузанны кактылар.

- Каләм хакы истә калырлык булган икән...

Иҗат юлының шома түгеллегенә Разил Вәлиев шулай иртә төшенә. “Алдан ук кисәтеп куйганнары” өчен теге малайларга рәхмәт укыйсылары алда була әле. Чөнки бу сикәлтәле юлда Разил Вәлиев өлешенә шактый кагылулар-сугылулар тия.

Аның “Эт кояшы” бәяны, “тормышны каралтып күрсәтүдә” гаепләнеп, матбугатта егерме ике елдан соң гына тулаем дөнья күрә алды. “Мирас” әсәре шулай ук җиде ел редакцияләрдә тузан җыярга мәҗбүр булды. 

Ул вакытларда бөтен илне “анонимка” дигән афәт каплап киткән иде. Эте-бете өстәге түрәләргә имзасыз хат юллый. Язучыларның да һәр идарә утырышы диярлек шул анонимкалар тикшерүгә багышлана. Разил Вәлиевнең җегәре, бәйсезлеге шул астан кисүчеләрнең бәбәгенә ак тап булып төшкәндер, аңа аерата нык каныктылар. Һәм аудардылар. Һәрхәлдә, аудардык, дип уйладылар.

1987 елда ул җиде ай Казан, Мәскәү хастаханәләрендә аунады. Мәскәүдә вакытта мин дә аның хәлен белергә барган идем. Чыра кебек калган шагыйрьне таный алмыйча гаҗиз булып тордым. “Тукай егерме җидедә үк үлгән әле”, - дип әллә үзен, әллә мине юатты ул.

Чирләрне дә, гайбәтләрне дә егып Разил Вәлиев яңадан аякка басты. Үзеңнең дөя түгеллегеңне расларга тырышу да кешегә (бигрәк тә совет кешесенә) зур гайрәт бирә бит.

Ашыйсы аш, языласы шигырьләр әле күпме! Өстәвенә илдә үзгәрешләр башланган чор. Андый чакта ничек үләсең?!

Яшьтән үк җәмәгать эшләренә чос Разил Вәлиев сәясәткә кереп чумды. Үзгәрешләр башлануга түрә-караның каушап калуы, яңа сәяси көчләрнең булмавы иҗтимагый мәйданда бушлык хасил иткән иде. Шул вакытта каләм ияләренең шактые сәясәт белән шөгыльләнә башлады. Милли-азатлык хәрәкәте юлбашчылары арасында язучылар аз түгел иде. Украина “Рух”ының яртысын диярлек әдипләр тәшкил итте. 

Мисал өчен Балтыйк буе язучыларын да искә төшерергә мөмкин. Гамсахурдия, Ардзинба, Илчебәй, Тер-Петросян кебек гуманитарлар исә хәтта хакимият башына ук менә алдылар. Ләкин казаннан пар чыгып беткәч, җәмәгатьчелекнең каны сүрелгәч, бу романтикларга сәясәттә урын бетә. Алар йә прагматикка әверелеп сәясәттә калырга, йә язу өстәле артына кайтырга мәҗбүр булдылар. 

Саф күңел һәм канәгатьлелек хисе белән истәлекләр язарга хокуклы язучылар бар. Мәсәлән, Литва язучылары. Алар теләгәннәрен тормышка ашырдылар. Хәер, ярым коммунистик, ярым криминаль җәмгыятьләрдә башкача да була ала. Мөхәммәд Салих, мәсәлән, Үзбәкстаннан качарга мәҗбүр булды. Фәүзия Бәйрәмова сәясәттә тупас рәвештә куып чыгарылды.

Татарстанда, әлбәттә, сәясәт белән азмы-күпме шөгыльләнергә тиеш кеше хакимияткә турыдан-туры каршы төшә алмый. Хәтта ул көндәш көч булмаса да, ярым мөстәкыйль фикерләре белән туйдыра башласа, төрле юллар белән аны киртәгә кертү җаен табалар. Разил Вәлиевне дә яңа чакырылышта Дәүләт Советының милли мәсьәләләр һәм мәдәният уенча даими комиссия рәисе итеп сайламау өчен күп көч куйдылар. Түрәләргә “ә” дигәнгә “җә” дип торучы иптәшләр ошый.

- Сәясәт – әфьюн кебек нәрсә, бер өйрәнгәч, аннан китәсе килмидер... Шулай да өстәл янына кайтып истәлекләр язу теләге тумыймы? Әллә ул истәлекләр язу үкенечләр белән генә шыплап тулар дип уйлыйсыңмы? Без бит мөстәкыйль, бәйсез ил булырга омтылган идек. Ә ни килеп чыкты? Мишәр әйтмешли, кармазин...

- Минем өстәл яныннан китеп тә торганым юк. Туксанынчы елдан бирле көндәлек алып барам. Истәлекләр өчен материал җитәрлек. Хакимият коридорларында күп нәрсә күрдем. Ләкин әлегә документаль әсәр язарга иртәрәк дип уйлыйм. 

-  Шулай да, хакимияттә эшләгән елларың турында әдәби әсәр язсаң, аның жанрын ничек билгеләр идең?
-  Трагик фарс.

- Тарихка күз салсаң, хан янында шагыйрь күрәсең, король янында шут. Патшалар еш кына шагыйрьләрнең турырак әйтеп ташлавын да кичерәләр. Син үзеңне кайчакта шут хәлендә тоймыйсыңмы?

- Юк. Алар да безне шутка санамый. Бер дә туры әйткәнне кичерергә җыенмыйлар. Сәясәтнең пычрак эш икәнен мин элек тә белә идем. Әмма бер сүз бар бит: син сәясәт белән шөгыльләнмисең икән, сәясәт синең белән шөгыльләнә башлый. Безнең максат – татарны милләт буларак саклап калу. 

Изге ният, әлбәттә. Тик татар үзе милләт булып сакланырга теләмәсә? Бу күңелсез сорауны эчемә йотарга тырышам. Юк-юк, татарга үлем сырхавы йокса, инде яшәү көчен югалтса, ул алгы сызыкка Разил кебек егетләрне этеп чыгармас иде.

Кешедә милли рух ничек уяна? Түбән Камада мәктәптә укыганда шәһәрдәге урыс телле татар малайларының, безне “татарва” дип мыскыллап, кыйнарга килүләрен күргәч, үз милләтем өчен ачыну хисе уянды”, - ди шагыйрь. Күрәсең, милли язмыш турында уйлый башлау өчен ниндидер этәргеч кирәктер. Югыйсә, совет халыклары арасында сез бертигез, татар – бөек халык, дип колакка тәкърарлап торганга безнең иммун системасы бөтенләй сафтан чыга язгандыр да...

Тик барыбызныкы да түгел.
1968 елда, язуыларның чираттагы җыенында Разил иптәшләре белән Г.Камал исемендәге Академия театрының балконыннан яшьләр өчен журнал чыгаруны таләп итеп листовкалар ташлый. Ул вакытларда бу “крамоланың” Казанда нинди шау-шу кузгатуын күз алдына китерә аласыздыр. 

1979 елда ул үз авылының мәчетенә манара куйдыра. Бу мәчетне салуда аның алда телгә алынган бабасы башлап йөргән була. Ә бәреп төшерелгән айны әнисе үземе, әллә энеләренә әйтепме, лапасларына алып кайтып иске-москы астына күмеп куя. Шунда ул ярты гасырга якын саклана. “Яшен тамыры” китабының каләм хакын алгач, Разил Казаннан ике реставратор ияртеп авылына кайтып төшә. Энесе Рәмзил лапас корырга дигән такталарын бирә. Шунысы кызыклы: авыл-район түрәләре әлеге гамәлне күрсәләр дә күрмәмешкә салышалар. Бу бит дәһрилек гөрләп чәчәк аткан еллар!

Шушы тәҗрибәнең Разил Вәлиевкә еллар үткәч тагын кирәге чыга. Ул Казанда Печән базары мәчетенең манарасын күтәрүдә башлап йөри. 

... Аның турында күп сөйләп, күп язып булыр иде. Бу юлы иҗатына кагылмадым да диярлек. Милли китапханә директоры буларак башкарган эшләре дә күз уңыннан читтә калды. Шагыйрьгә илле яшь тулган көннәрдә, әдәби мәҗлесебездә башкалар да сүз алыр. Разил Вәлиевнең эш-гамәлләре дә, асылташ кебек, төрле яклары белән җемелдәп китәр. 

- Соңгы вакытта әдәби җәмәгатьчелек юбилейлардан юбилейларга кадәр яши сыман. Мөдәррис Әгъләм, Марсель Гали, Харрас Әюп, Зөлфәт, Разил Вәли. Сез икегез – гыйнвар егетләре. Гомумән, шагыйрьләр арасында гыйнварда туучылар бик күп. Нилектән икән?

- Алар галимнәр, сәясәтчеләр арасында да күп. Гыйнварда туучылар яз көне ярала бит. Яз – уяну, тернәкләнү вакыты, дәртле чор! Безнең тамырлардан яз ага, күрәсең...

Сизгәнсездер, Разил абыйга соңгы сорауны тикмәгә генә бирмәдем. Аның белән сөйләшкәннән соң миңа үземә дә – гыйнвардаш бит! – тамырлардагы язгы гөрелте ишетелгәндәй булды.

Ркаил Зәйдулла

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев