Логотип Идель
Эксклюзив

Танылган журналист вафат...

Вячеслав Голов хәбәр иткәнчә, безнең коллегабызга инфаркт булган...

Уфада 66 яшендә танылган журналист Рушан Кириев вафат булды. Аның дусты һәм хезмәттәше, «Вечерняя Уфа» газетасы мөхәррире Вячеслав Голов хәбәр иткәнчә, журналистка инфаркт булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Рушан Кириев 1955 елның 23 июлендә Уфада танылган язучы, галим, фронтовик Кирий Мәргән-Әхнәф Нури улы Кириев гаиләсендә туа. Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, «Ленинчы» республика яшьләр газетасында эшли башлый. Аннан соң ул республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларында, мәгълүмат агентлыкларында, корреспонденттан алып җитәкчегә кадәр, аннан шулай ук реклама мәгълүмат басмаларына нигез салучы буларак эшли.

Яшьләр басмасыннан соң Рушан «Советская Башкирия» газетасы секретариатында хезмәт куя, «Башкортстан хәбәрләре» газетасы редакторы урынбасары була, 90нчы еллар ахырында шулай ук берничә ел мәгълүмат агентлыгында эшли. 

чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев