Логотип Идель
Эксклюзив

Тәһарәт алуның һәм намаз укуның хикмәте

Тәһарәт алганда, гадәттә, гөнаһ кыла торган әгъзалар юылырга тиеш.

Аллаһы Тәгалә Адәм балаларына йөкләгән гыйбадәт төрләрендә зур мәгънә һәм хикмәт бар. Әйтик, тәһарәтне күпләр намаз укыр алдыннан гадәти бер юыну дип кенә кабул итә. Әмма тәһарәт алу тәртибенә игътибар итсәк, шундый кызыклы факт ачыклана: ТӘҺАРӘТ АЛГАНДА, КЕШЕ, ГАДӘТТӘ, ГӨНАҺ КЫЛА ТОРГАН ӘГЪЗАЛАР ЮЫЛЫРГА ТИЕШ. Мәсәлән, кул белән кеше шактый күп ярамаган нәрсә эшләргә мөмкин; авыз белән начар сүзләр сөйләргә, шикле ризык ашарга; борын белән яман исләр иснәргә; күз белән тыелган нәрсәләргә карарга; колак белән кабахәт сүзләр ишетергә; гомумән, баш белән бозык уйлар уйларга; аяк белән кирәкмәгән җиргә барырга...  Әгәр кеше бер намаздан икенче намазга кадәр шушы әгъзаларның кайсысы белән булса да гөнаһ кылса, тәһарәт алганда ул шул әгъзаларын пакьләп, кара энергиядән арындыра, тәртипкә китерә, нурландыра...

Адәм баласына Яратучыбызның намаз укырга әмер итүендә дә зур хикмәт бар. Әгәр кемдер: «Ә НИ ӨЧЕН КЕШЕ НАМАЗ УКЫРГА ТИЕШ?» – дип сораса, җавапны шундый сораудан башларга була: «Ә ни өчен намаз уку хайваннарга йөкләнми?» Шушы үзебез биргән сорауга җавап бик гади: «Беренчедән, хайваннарда кешедә кебек акыл юк; икенчедән, аларның җаны пычранмый, ә кешенеке гел пычранып тора». Шуңа күрә КЕШЕ КӨН ДӘВАМЫНДА ТАПЛАНГАН, ШАКШЫЛАНГАН ҖАНЫН ДАИМИ ПАКЬЛӘП ТОРЫР ӨЧЕН НАМАЗ УКЫРГА ТИЕШ. Укымаса – җан әкренләп тоныкланып, каралып барачак, ә нинди дә булса урынны озак вакыт җыештырмыйча, тәртипкә китермичә яшәсәң, ул урын, билгеле инде, ташландык хәлгә киләчәк...

Ришат КУРАМШИН

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев