Логотип Идель
Эксклюзив

TAT CULT FEST 2020 ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТУЛЫ ПРОГРАММАСЫ

30 август көнне 14:00дән 23:00гә кадәр Казан Кирмәнендә өченче тапкыр яңа татар мәдәнияты фестивале TAT CULT FEST үткәрелә. Керү – ирекле.

 

30 август көнне 14:00дән 23:00гә кадәр Казан Кирмәнендә өченче тапкыр яңа татар мәдәнияты фестивале TAT CULT FEST үткәрелә. Керү – ирекле. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә. 

Быел фестивальне гадәттәгечә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карап китәчәк.

Фестивальнең миссиясе – соңгы ел эчендә яңа татар мәдәниятында барлыкка килгән иң кызык әйберләрне күрсәтергә: музыка, хореография, сынлы сәнгать, медиа-арт, дизайн, гастрономия һәм башка юнәлешләрдә.

Фестивальнең музыкаль өлеше өч сәхнәгә бүленәчәк:

    Зур сәхнәдә инди-фолктан алып рок һәм фанк-музыкага кадәр төрледән-төрле жанрларда уйнаучы күп кешеле төркемнәр чыгыш ясаячак: Татара – Евразия мирасы, Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Yummy Music Band, AZAT Sound System, Shanu, Артур Исламов, Tat Cult Lab, JIVE, Juna, Карт Аяк, Gauga, Abadeli, Ике Яр

    Кече сәхнәдә урбанистик музыканың барлык жанрлары да яңгыраячак. Гадәттәгечә, әлеге сәхнәдәгеләрнең күпчелек өлеше – рэп-артистлар, әмма быел яңа гына барлыкка килгән башкаручылар арасында үтә дә кызыклы электро- һәм поп-төркемнәр бар: Malsi Music, K-Ru, УСАЛ, Zarina, Ilgiz, qaynar, Maturr, ОММАЖ, ALTAN, THE KAM & SAGITOVA, KMBLGN, Mingazov, marat suleimanov, Taraf

    Электрон сәхнә быел әймбиенттан алып техно жанрларына кадәр уйнаучы тагын да күбрәк музыкантлар белән таныштырачак: ПТУ, Mostapace, KRAPIVA, Holofonote, ФЛАТТЕР, Fault Justification, контрольные отпечатки, Transplanetary Spaceship, AB. Кирмәннең Яшерен манарасында ясалачак музыкантларның чыгышларын Открытая Производственная Группа (Илдар Якубов җитәкчелегендәге медиарәссамнар кооперативы) ясаган видеоарт бизәячәк.

Бию сәхнәсе перформанслар һәм остазханәләрдән торачак:

15:00-16:00 – Нурбәк Батулла остаханәсе.

Импровизациянең башлангыч принциплары һәм кайбер хәрәкәт параметрлары (тизлек, амплитуда, яссылык һәм сыйфат) белән танышу.

Түләүсез регистрация буенча керү: https://creeptone-media.timepad.ru/event/1410766/

16:00-17:00 – Илдар Алекбаевның бию импровизациясе буенча остаханәсе.

Басым – үз гәүдәңне хәрәкәт иттерә белү техникасына – бөгелүчәнлеккә, егәргә, сыгылмалылыкка.

Түләүсез регистрация буенча керү: https://creeptone-media.timepad.ru/event/1410842/

17:00-18:00 – Марат Казиханов остаханәсе партерда эшләү техникаларына (breaking & contemporary technics) багышланачак.

Түләүсез регистрация буенча керү: https://creeptone-media.timepad.ru/event/1410848/

ПЕРФОРМАНСЛАР:

18:00-19:30 – "Мигъмарият биетә" перформансы

Биш биюче Яңа Татар бистәсе биналарын бию аша гәүдәләндерә, алты актёр аның турында 20 гасырда язылган текстларны укый, ә битмәйкер Мехчылар, Гафури урамнарында, Иске Таш мәчетендә һәм Мех фабрикасында яздырылган тавышлар нигезендә музыкаль бизәлеш җыя. Актёрлар: Алсу Сәләхова, Альбина Ногманова, Айдар Әхмадиев, Гүзәл Закирова, Гөлчәчәк Шәйхетдинова, Миляүшә Гафурова. Бииләр: Надежда Дунаева, Регина Гаязова, Илнур Газизуллин, Айдар Хәйруллин, Әлфия Шәмсетдинова.

19:30-21:00 – "Бию түгәрәге" исемле интерактив перформанс

8 төрле бию өслүбләре вәкиле (Нурбәк Батулла, Илдар Алекбаев, Марат Казиханов, Венера Галимова, Надежда Осно, Вадим Зиятдинов, Кирилл Григорьев, Анастасия Фаттахова) һәм 8 төрле музыкант (этнодан алып нойзга кадәр: Djinn City дуэты, Alpar этно-төркеме, Пётр Власов) сәхнә янындагы төймәгә басып тамашачылар сайлаган төрле комбинацияләрдә берьюлы үзара бәйләнешкә керәчәк. Төймәгә басканнан соң махсус программа очраклы сан комбинациясен чыгара – импровизация кылучылар өчен нәкъ менә шул ориентир булачак та.

Арт-квест. Быел аеруча игътибарга арт-объектлар лаек – алар ТААСРның 100 еллыгына багышланган. Һәр арт-объект ТР территориясендә соңгы 100 ел эчендә булган билгеле бер вакыйгага бәйле булачак.

Күргәзмә әлеге рәссамнарның 10 сынлы сәнгать объектыннан торачак: Владимир Муртазин, Катерина Конюхова, Даша Скрипаль, Дима Шлёнкин, камиль калектика, Shaq, REVƎRSE, Динислам Хазипов, Назим Architaste Исмагилов, Варя Обшивалкина. Аларның эшләре Казан Кирмәне территориясе буйлап урнаштырылачак, аның мигъмарияте һәм ландшафт үзенчәлекләре белән бәйләнештә дә булачак. Фестиваль кунакларына, махсус гидны кулланып, әлеге объектларны табарга тәкъдим ителәчәк – Казан Кирмәне территориясе һәм Республика тарихы буенча үзенә күрә бер квест-тикшеренү.

Плэнер. Монда үзеңнең скетчбугыңны, анимацион персонажлар, якын-тирәдәге кешеләргә карап караламалар ясау һәм үзеңне башка юнәлешләрдә дә сынап карау мөмкинлеге булачак.

ОСТАХАНӘЛӘР:

14:00-15:00 — үз кулларың белән гармун китап һәм зин-плакат ясау.

Лилия Косолапова белән сәяхәт турында скетчбук яисә скетч-репортаж ясыйбыз.

15:00-16:00 – анимацион персонажлар.

Дарья Кузьмина 5-14 яшьлек балалар өчен дәрес үткәрәчәк.

16:00-17:00 – якын-тирәдәге кешеләргә карап караламалар ясау.

Остаз Надежда Нечаева. 15+

17:00-18:00 – аппликация һәм каллиграфия.

Христофор Волк белән бергәләп катнаш техниканы өйрәнәбез. 7+

18:00-19:00 – майлы пастель белән диатипия.

Лилия Косолапова белән якын-тирәдәге әйберләрне карап ясыйбыз.

Сәяхәт скетч – Ару хәбәр чиркәве янындагы скверда сәгать 14:00 җыелу. Үзеңнең коралыңны алып килергә мөмкин, яисә планшет, кәгазь һәм рәсем ясар өчен кирәк-яракларны оештыручылардан алырга була. Катнашучылар фестивальнең төп локацияләрен ясарга китә: зур, кече һәм бию сәхнәләрен, дизайн-маркет һәм балалар зонасын. Барлык биш локациянең дә скетчын ясаган өчен оештыручылар иллюстраторлардан стикерлар җыелмасын бүләк итәчәк. Иң яхшы рәсемнәр шунда ук пленэрның күргәзмәсенә эленәчәк. Барлык теләүчеләр дә катнаша ала: профессионаллар да, һәвәскәрләр дә.

Балалар зонасы кечкенә кунакларга Шаян-ТВның мавыктыргыч шөгыльләрендә катнашу мөмкинлеген бүләк итәчәк.

Фестивальнең дизайн-маркеты катнашучылары – татар бизәкләрен, тарихын сөючеләр, күп гасырлы гореф-гадәтләрне һәм хәзерге заман әйберләрен берләштерә белүчеләр.

Фүдкорт исә милли ашларыбызны тәкъдим итәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев