ТАТАР ДИАЛЕКТЛАРЫ – МИЛЛӘТНЕҢ АЕРЫЛГЫСЫЗ ӨЛЕШЕ
Татар диалектларын фәнни яктан өйрәнү кирәкме? Гомумән татар әдәби теле үзе дә кулланыштан төшеп барганда, Россиянең төрле төбәкләрендәге татар авылларына экспедицияләр оештыруның кирәге ни дәрәҗәдә?
Татар диалектларын фәнни яктан өйрәнү кирәкме? Гомумән татар әдәби теле үзе дә кулланыштан төшеп барганда, Россиянең төрле төбәкләрендәге татар авылларына экспедицияләр оештыруның кирәге ни дәрәҗәдә?
Әлеге сорауларга Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнщре җавап бирде. “Татар диалектлары: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” дип исемләнгән очрашуда институтның төп эшчәнлегенә анализ ясалды.
ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешкан көннәрдән башлап илнең төрле төбәкләрендә тупланып яшәүче татарларның рухи мирасын өйрәнүгә зур игътибар бирә, ди институтның директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин.
Диалектологияне өйрәнүче галимнәр элек-электән санаулы гына булган. Әмма аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә татар теленең лингвистик географиясе һәм ареал лингвистикасының нигез ташлары салынган. Татар галимнәре тарафыннан диалектологик атлас өчен материаллар туплау белән бер үк вакытта татар сөйләшләрен монографик өйрәнү буенча да гаять зур кыйммәткә ия булган материаллар тупланды. “Татар теленең зур диалектологик сүзлеге” төзелде.
Ел саен галимнәр тарафыннан төбәкләргә чыгып татарның сөйләме, фольклоры өйрәнелә, шул исәптән борынгы кабер ташлары да читтә калмый. Фәнни экспедицияләр нәтиҗәсе “Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән” сериясендәге җыентыклар да нәшер ителә. 2021 елда Д.Б.Рамазанованың “Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии”, А.Я.Хөсәинованың “Татарские говоры Оренбургской области”, М.Р.Булатованың “Татарские говоры Башкорттостана: ареалогический аспект” хезмәтләре дөнья күрде.
Ким Миңнуллин белдергәнчә, татар диалектларын өйрәнү алдагы көнннәрдә дә дәвам ителә. Комплекслы экспедицияләр вакытында теге яки бу халыкның тел тарихы, гореф гадәте, фольклоры һ.б. аспектлары җентекләп фәнни яктан тикшерелә һәм өйрәнелә.
Фото: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев