Логотип Идель
Эксклюзив

ТАТАР ӘДИПЛӘРЕ РЕЙТИНГЫ - укучылар күзлегеннән

Бүген Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектының юбилее уңаеннан финалистларны бүләкләү тантанасы үткәреләчәк.

Бүген Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектының юбилее уңаеннан финалистларны бүләкләү тантанасы үткәреләчәк. Финалга үткән китап сөючеләр бер сәхнәдә җыелачак.

Марафонны оештыручы Раил Гатауллин марафончылар күзлегеннән 2020 елның ноябрь аена татар әдипләре рейтингын тәкъдим итә:

2020 елның 1 нче октябреннән алып 21 нче октябренә кадәр #әдәбимарафон проектында катнашып, марафонның финалына узган интернет-кулланучылар арасында без сораштыру үткәрдек. Ул гадәттәге анкета тутыру кысаларында оештырылды, ди оештыручы.
 

"Финал тантанасында кайсы шәхесләрне күрергә телисез?" - дип бирелгән сорауга нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

1. Рабит Батулла - 388 кулланучы,
2. Зифа Кадырова - 207,
3. Данил Салихов - 188,
4. Факил Сафин - 143,
5. Нәбирә Гыйматдинова - 137,
6. Гөлсинә Галимуллина - 124,
7. Айгөл Әхмәтгалиева - 114,
8. Разил Вәлиев - 66,
9. Ләбиб Лерон - 57,
10. Шәмсия Җиһангирова - 53,
11. Гүзәл Галләмова - 50,
12. Йолдыз Шәрәпова, Рәмзия Габделхакова - 47,
13. Раил Гатауллин - 41,
14. Ленар Шәех, Ләйлә Дәүләтова - 40,
15. Мәдинә Маликова - 39,
16. Фәүзия Бәйрәмова, Гөлүсә Шаһбан - 37,
17. Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах - 36,
18. Илсөяр Иксанова - 35,
19. Марат Кәбиров - 33,
20. Зөлфәт Хәким - 32,
21. Гөлнур Айзат - 31,
22. Сания Әхмәтҗанова - 27,
23. Ркаил Зәйдулла - 24,
24. Йолдыз Миңнуллина - 23,
25. Таһир Шамсуаров, Камил Кәримов, Эльмира Шәрифуллина - 22,
26. Рафис Корбан, Фоат Садриев - 21,
27. Рүзәл Мөхәммәтшин - 19,
28. Вахит Имамов, Равилә Шәйдуллина-Мурат - 18,
29. Марсель Галиев, Алмаз Гыймадиев - 17,
30. Равил Фәйзуллин, Ренат Харис - 15,
31. Илгиз Зәйниев, Эльмира Җәлилова - 14,
32. Резеда Вәлиева - 13,
33. Рәмис Аймәт - 12,
34. Фоат Галимуллин, Рифә Рахман, Луиза Янсуар - 11,
35. Халисә Ширмән - 10 кулланучы.

Шулай ук, әлеге исемлектә Айгиз Баймөхәммәтов, Гөлүсә Батталова, Дамир Гарифуллин, Газинур Морат, Гәрәй Рәхим, Зиннур Хөснияр, Ринат Мөхәммәдиев, Вәсимә Хәйруллина, Гөлара Шәрипова, Гүзәл Яхина, Рафаэль Газизов, Рашат Низами, Рәшит Бәшәр, Хәбир Ибраһим, Дания Гайнетдинова, Зиннур Тимергалиев, Люция Аблеева, Мөнирә Сафина, Рөстәм Галиуллин, Сөмбел Гаффарова, Фирүзә Җамалетдинова, Тәлгать Галиуллин, Алмаз Мансуров, Вазыйх Фатыйхов, Вәрис Гали, Галия Сафиуллина, Гүзәл Әдһәм, Лилия Фәттахова, Нәҗибә Сафина, Рәсимә Гарифуллина, Мансур Гыйләҗев, Сәрия Хафизова, Физәлия Дәүләтгәрәева, Айдар Хәлим, Алмаз Хәмзин, Гөлзада Бәйрәмова, Гөлнара Хәйдәрова, Гөлфия Исхакова, Гөлчәчәк Галиева, Әлфия Ситдыйкова, Әхәт Гаффар, Клара Булатова, Рәдиф Гаташ, Вакыйф Нуриев һ.б. язучылар бар.

Искәртеп узабыз, әлеге рейтинг берничек тә язучының язучы буларак язу сыйфатын билгеләми. Ул билгеле бер дәрәҗәдә әлеге шәхесләрнең заманча мультимедиа чаралар, телевидение, матбугат чараларын кулланып үзен һәм үзенең иҗатын кулланучыларга ирештерү дәрәҗәсен билгели.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев