ТАТАР - ЭНЦИКЛОПЕДИЯЛЕ ХАЛЫК
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының төп казанышы – Татар энциклопедиясе.
Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының төп казанышы – Татар энциклопедиясе. Алты томлы басма татар һәм рус телләрендә дөнья күрде. Татарчасының алтынчы томы ике өлештән тора. Димәк, 13 томлык хезмәт – никадәр байлык дигән сүз!
Татарстан Фәннәр академиясе 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты исә бераз соңрак – 27 ел элек оештырылган. Зур юл узылган, димәк, ниндидер нәтиҗәләр ясарга, Институтның бүгенге йөзе турында уйланырга да була. Һәм, әлбәттә, бу ноктада тукталып калмыйча, киләчәккә планнар да корырга кирәк.
Өч дистәгә якын ел дәвамында Институт татар халкын “баету” юнәлешендә зур эшләр башкара. Бу еллар эчендә шактый гына мәгълүмат тупланган, фәнни хезмәтләр бастырылган.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, Институтның иң зур казанышы — алты томлы Татар энциклопедиясе.
“Татар халкы ул энциклопедияле халык, Татарстанны энциклопедияле республика дия алабыз. 19-20 нче йөзләрдә чыккан энциклопедияләр бүген дә фәнни әһәмиятен югалтмаган. Димәк, бу тарихка кереп кала торган хезмәт”, - дип билгеләп узды ул.
Энциклопедиянең никадәр зур хезмәт икәнен ул саннар ярдәмендә дә дәлилләде. Анда 42 меңгә якын мәкалә басылып чыккан, 14 меңнән артык фото, рәсем, карта, схема урнаштырылган. Барлыгы 8 мең 800 бит. Һәр бу сан артында күпме кеше хезмәте, күпме тырышлык тора.
Институт заманнан да артта калмаска тырыша.Бар кеше дә куллана алсын өчен, интернетта экциклопедиянең онлайн версиясе дә урнаштырыла бара. Бүген анда 20 меңгә якын төшенчә урын алган. Интернеттагы мәгълүмат шулай ук ике телдә.
Якын киләчәктәге планнарга килгәндә, ел ахырына Татарстан торак пунктлары энциклопедиясенең татарча беренче томы чыгарга тиеш. Бу – өч томлык энциклопедия. Параллель рәвештә рус һәм татар телендә эшләнә. Рус телендә беренче томы 2018 елда ук бастырылган, киләсе ел башына инде икенче томы дөнья күрәчәк.
Шулай ук «Табигать һәм табигый байлыклар» энциклопедиясенең татар телендәгесен әзерләгән. Басманың русчасы 2017 елда чыккан булган. Ел ахырына татарчасы да дөнья күрергә тиеш.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев