Логотип Идель
Эксклюзив

«Татар кызы» конкурсының финалы ЧИЛӘБЕДӘ УЗДЫРЫЛАЧАК

«ТАТАР КЫЗЫ»ның юбилейлы унынчы милли проектының финал тантанасы Чиләбедә үтәчәк.

18 сентябрьдә С.С. Прокофьев исемендәге Чиләбе филармониясенең концерт залында (Чиләбе шәһәре, Хезмәт ур., 92а) Чиләбе өлкәсе татар конгрессы «ТАТАР КЫЗЫ»ның юбилейлы унынчы милли проектының финал тантанасын үткәрә.

Шулай ук «Татар егете-2020», «Нәни энҗеләр-2020», «Нәни батырлар-2020», «Нәни тамчылар-2020» милли проектларының финалы булачак.

Махсус кунаклардан Сәидә Мөхәммәтҗанова, «Айгөл» халык бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Тамашачыларны конкурсантлардан кызыклы тамаша, эстрада йолдызлары концерты көтә. Онытылмас хис-кичерешләр һәм искиткеч тәэсирләр көтә, диелә хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев