Татар теле – экзотик тел?
Төрки дөньяга һичнинди нисбәте булмаган кешеләрнең татар телен яисә мәдәниятен, тарихын өйрәнә башлавы без татарда гаҗәпләнү уята. Үзебез кадерләп бетерә алмаган рухи мирасыбызны башкалар өйрәнә.
Төрки дөньяга һичнинди нисбәте булмаган кешеләрнең татар телен яисә мәдәниятен, тарихын өйрәнә башлавы без татарда гаҗәпләнү уята. Үзебез кадерләп бетерә алмаган рухи мирасыбызны башкалар өйрәнә. Туктагыз! Безнең тел кызыклы, шундый бөек, бай тел булып чыга бит!
Афанасий Никитинның «Һиндстанга сәяхәте» татар телендә язылган, диләр. Алтын Урда заманында эш язулары төрки татар телендә алып барылган дигән караш та бар. Ленин бабай әйтмешли, без нинди мирастан баш тартабыз?!
Сүз дә юк, телне саклау гаилә һәм мәктәптән башлана. Төрле чаралар, нәфис сүз ярышлары, язучыларны кызыксындыру, блогер бәйгеләре уздыру, милли матбугатка язылу – бик күркәм гамәл. Әмма татар телен татар мәктәпләрендә укытмасак, фән буларак өйрәнмәсәк, милли горурлык уятылмаса, ана телебезне саклап калу икеле.
Күренекле академик Рүзәл Йосыпов: «Туган телебезне өйрәнү, куллану, саклану мәсьәләсе аны базарда аңлашырлык һәм өйдә сөйләшерлек дәрәҗәдә генә белүне күздә тотмый. Безнең телебез – нык үскән, бай тарихлы, камил тел, һәм сүз аны бөтен байлыгы, матурлыгы белән яхшы итеп өйрәнү-өйрәтү, дөрес итеп куллану турында гына барырга мөмкин», – дип белдерә.
Татар теле киләчәктә экзотик тел булып калмасмы? Соңгы арада ул чит ил, башка милләт вәкилләре арасында популярлаша бара кебек. Татар телен кызыксынып өйрәнүчеләр саны да арта бара. Аларның кайберләренең фикерләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
«Башта хобби иде, хәзер төп эшемә әйләнде»
Юто Хишияма, татар теле буенча филология фәннәре докторы (япон егете):
– Токия университетында татар теле дәресләре буенча курслар алып барам. Минем дәрескә йөрүчеләрдән: «Нигә татар телен өйрәнергә булдыгыз?» – дип сорагач, җаваплар төрле булды. Араларында башка төрки телләрне яки рус телен өйрәнгән кешеләр генә түгел, гомумән, ул телләрне белмәүчеләр дә бар. Кайберләре ире татар булганга, ә кайсылары татар кешесе белән танышканга өйрәнә. Дәресләремә Үзбәкстан, Кытай студентлары да йөри, татар телен җитди өйрәнергә тырышалар.
Татар телен өйрәнү минем өчен башта хобби иде, хәзер исә һөнәремә, төп эшемә әверелде. Татар телен өйрәтеп, тормышымны алып барам. Сезнең тел миңа яңа дөнья ачарга, төрле шәхесләр белән танышырга мөмкинлек бирде. Башка ил кешеләре арасында да татар телен тирәнтен өйрәнүчеләр барлыгын беләм. Ә аны кирәкле һәм файдалы телгә әйләндерү татарларның үзләреннән тора. Мин дә татар телен яратып өйрәнүче буларак, аның киләчәгенә аз булса да өлеш кертә алсам, шат булыр идем.
Татар теле фин-угыр телләренә тәэсир итә
Робин Истон, дәүләт эшлеклесе (фин егете):
– Финляндиянең Хельсинки университетында һәм Казан федераль университетында укыдым. Татар телен өйрәнүемнең төп сәбәбе: аның фин-угыр телләренә тәэсир итүендә. Өйрәнә торгач, әйтелеше, грамматикасы һәм мәдәнияте ошый башлады.
Татар тарихы турында күп укыганым бар. Халкының һәм теленең барлыкка килүе мине аеруча кызыксындыра. Идел буе тарихы бик бай һәм күптөрле бит. Татарчаны өйрәнү кайбер чит ил кешеләре өчен авыр, әлбәттә. Бөтен нәрсә үз туган телеңнән тора: финнар өчен татар теле кыен түгел, чөнки грамматикаларыбыз бер-беренә охшаган.
Кызганыч, татарча белүчеләр саны кими. Тел озак яшәсен, популярлашсын һәм саклансын өчен татар мәктәпләрен һәм татарча укыта торган башка уку йортларын күбрәк ачарга кирәк. Шул вакытта якты киләчәккә өметләнергә җирлек булачак. Җир йөзендә төрле телләр дә сакланырга тиеш. Күптеллелек зур байлык бит ул!
Шәрапҗан өйрәтә
Артур Пашеев, табиб-анестезиолог-реаниматолог (рус егете):
– Татар телен моннан өч ел элек өйрәнә башладым. «Ана теле-онлайн» мәктәптә укыгач, ошап китте. Тел өйрәнүнең әлеге форматы минем өчен җайлы, үтемле булды, чөнки анда сөйләшү дәресләре бар. Эшемдә хезмәттәшләрем белән татарча аралаша башладым. Бу практика да татар телен яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Табиб кешегә халык белән еш аралашырга туры килә. Ә татар сырхаулары үз телләрендә сөйләшүне күреп, тынычланып кала, ышанычлары арта. Кыскасы, татар теле эшемдә бик булыша, телне өйрәнүемнең төп сәбәбе дә шулдыр. Пациентларга якынрак булу өчен дә уңайлы.
Татар телен өйрәнүне дәвам итәм, рәхәтләнеп, тәмен тоеп, ашыкмый гына. Кыска юмор видеороликлар карыйм, бигрәк тә артист Рамил Шәраповны. Аның Шәрапҗан образы бик ошый, кирәкле сүзләр һәм гыйбарәләрне аннан алырга кызыклы. «Ана теле-онлайн» проектындагы мөгаллимнәремә дә рәхмәтлемен. Көн саен сабырлык, үҗәтлек белән шөгыльләнгәндә, татар телен тагын да яхшырак үзләштерергә мөмкин.
Катлаулы имля
Канг Кён Мин, КФУ магистранты (корея кызы):
– Алты еллап Истанбулда яшәдем. Шунда төрек теле белән кызыксынып киттем һәм тюркологияне өйрәнү теләге туды, ә аны өйрәнү мөмкинлеге бик сирәк илләрдә генә бар, шуларның берсе – Русиядәге Казан (Идел буе) федераль университеты. Хәзерге вакытта мин КФУ магистратурасында «Мәдәниятара багланышларда төрки телләр» программасы буенча укыйм. Татар телен бер елдан артык өйрәнәм, аның төрек теле белән охшаш яклары бик күп. Хәзер башка төрки телләрне дә үзләштереп, иркен сөйләшәм. Күпчелек төрки телләр латин имлясында, ә татар алфавиты русныкы белән охшаш – иң катлаулысы шул. Иң элек төрек телен, аннан гына татар телен өйрәнгәнгә күрә, татар алфавитын өйрәнү авыр бирелде.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев