-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Татар телен өйрәнү буенча Switch On онлайн курслары ачылды
Программа башлаучылар һәм дәвам итүчеләр өчен скайп аша алып барыла.
Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен Switch On онлайн академиясе булдырылган. Бу хакта КФУ мөгаллиме, татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Рәсилә Нурмиева сөйләде.
“Курсларның идея авторы - Фәнис Хәкимов. Үзбәкстанда туып үскән егет. Татарстанга күченгәч ул күпләрнең рус телендә аралашуына хәйран кала һәм туган телне саклап калу идеясы белән яна башлый. Шулай итеп, ул татар теле белгечләре белән берлектә Switch On онлайн академиясен - tatarlang.ru сайтын булдыра”, - диде ул.
Аның сүзләренчә, курсларның төп укытучылары - КФУ мөгаллимнәре Марат Шәехов белән Рәсилә Нурмиева. “Йөрүчеләр шактый, 16 яшьтән 55 яшькә кадәр. Күбесе башка регионнардан - Чувашия, Тамбов, Мәскәү якларыннан. Һәрберсенең максаты төрле - кемгәдер эш өчен кирәк, кемдер татар кешесенә кияүгә чыгарга җыена, кемдер исә татар телендә иркен аралашырга тели”, - дип сөйләде ул.
“Күбесенчә интенсив укыту методлары кулланыла. Дәрес материалларын укучыларның яшь үзенчәлекләренә һәм нинди максат белән өйрәнүен күздә тотып сайлыйбыз. Укучылар белән скайп аша дәрес алып барабыз, чөнки барысының да тизрәк өйрәнәсе, сөйләшәсе килә. Гомумән, безгә төрле яшьтәге, төрле милләт вәкилләре кушыла ала”, - диде Рәсилә Нурмиева.
Хәзерге вакытта алар электрон версиядәге методик кулланмалар һәм дәрес видеоязмаларын яздыру буенча эш алып бара. “Видеоязмаларны карап, укучылар үзлектән өйрәнә ала һәм берничә дәрестән соң вебинарлар үткәрелә. Укучы укытучылар белән аралаша, сорауларын бирә. Туган телебезне саклап калуга без ниндидер өлеш кертә алабыз икән - мин бик шат”, - диде КФУ мөгаллиме.
Онлайн курсларга шушы сылтама аша язылырга мөмкин.
Зилә Мөбәрәкшина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз