Логотип Идель
Эксклюзив

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БЕРЕНЧЕ ЮРИДИК ШОУ!

«Татарстан» телерадиокомпаниясе һәм Россия юристлары Ассоциациясенең республика бүлеге «Хөкемдар» («Судья») уртак проектын башлап җибәрә. Программа — татар телендәге беренче юридик шоу. Бүген, 16 ноябрьдә, «Россия-1» телеканалында беренче чыгарылыш көтелә.

Һәр программада реаль сюжетлар — акча мәсьәләләре, гаиләдә булган конфликтлар һәм аларны хәл итү юллары карала.

Программа өчен сценарийларны профессиональ юристлар яза, судья ролендә — Конституция судының гамәлдәге судьясы, ә җавап бирүчеләр һәм дәгъвачылар — республикада танылган артистлар. Заем акчаларының катлаулы темасына багышланган беренче чыгарылышта төп геройлар ролендә Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева һәм Г.Камал исемендәге театр актеры Ирек Кашапов булачак.

Тел белгечләре проектның сөйләм чисталыгын күзәтеп барачак. Проект максатларының берсе — татар телен суд эшчәнлеге теле буларак популярлаштыру.

«Хөкемдар» тапшыруын һәр дүшәмбе 9 сәгать 10 минутта «Россия 1 — Татарстан» телеканалында карап булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев