Логотип Идель
Эксклюзив

«ТАТАРЧА АРАЛАШЫЙК» төркеменең туган көне котлы булсын!

Аның оешуына 22 августта – бер ел! Татар телендәге интернет өчен бу – зур вакыйга, бәйрәм, чөнки без монда барыбыз да хезмәттәшләр, телебезне саклар һәм татарлык өчен җан аткан фикердәшләр. Әгәр кайсыдыр татартелле ресурс, дәүләт оешмасыныкы булсынмы ул, кечкенә генә хосусый бер сәхифәме – үсә, алга бара икән – бу шатлык, димәк, без исән, димәк, яшәү көчебез һәм теләгебез бар!

«Татарча аралашыйк» төркемен фейсбукта аралашкан татарлар һичшиксез белә, чөнки ул даими яңартылып, кеше саны да өстәлеп торган татарча төркемнәре арасында иң активларының, төрле яшьтәге укучы өчен кызыклыларының берсе.

Аның оешуына 22 августта – бер ел! Татар телендәге интернет өчен бу – зур вакыйга, бәйрәм, чөнки без монда барыбыз да хезмәттәшләр, телебезне саклар һәм татарлык өчен җан аткан фикердәшләр. Әгәр кайсыдыр татартелле ресурс, дәүләт оешмасыныкы булсынмы ул, кечкенә генә хосусый бер сәхифәме – үсә, алга бара икән – бу шатлык, димәк, без исән, димәк, яшәү көчебез һәм теләгебез бар!

Әле августның унында гына төркем админнарының берсе Айдар Татар бөтен социаль челтәргә сөрән салган иде: ул көнне төркемдә меңенче кеше, Диләрә Шакирова исемле Мәскәү  кызы теркәлгән. Нибары ун көн эчендә «Татарча аралашыйк» тагын уналты кешегә арткан. Димәк, төркемгә көн саен иң кимендә бер кеше өстәлә тора!

«Идел» журналы коллективы «Татарча аралашыйк» төркемен алып барган коллегаларны һәм аның барлык укучыларын әлеге матур һәм әһәмиятле вакыйга уңаеннан ихлас котлый. Милләттәшләребездә интернет культурасын үстерү, татар телен саклау кебек иҗади һәм фидакяр эшләрегездә уңышлар, дәвамлылык; саулык, шәхси тормышыгызда бәхет, бәрәкәт, иминлек, муллык теләп кала.

«Татарча аралашыйк» төркеменең туган көне уңаеннан без аның оештыручысы, мөхәррире, танылган татар журналисты һәм матбугат ветераны Нәсимә Садыйкова белән, уенын да, чынын да кушып дигәндәй, рәхәтләнеп гәпләшеп алдык әле.

- Нәсимә апа, «Татарча аралашыйк»  төркемен башлап җибәрү – сезнең идея идеме ул?

- Әйе, үз башыма... мин башлап җибәрдем! Инде менә бер ел була.

- Мондый карарга ничек килдегез?

- Гомере буе журналистикада эшләгән кеше язмыйча тора алмый! Менә шул сәбәпче бу төркем оешуга. Көн дә язасы килә минем. Җырчының җырлыйсы килгәне кебектер. Пенсиягә чыккач та бит алты ел рәттән балалар өчен «Фатиха» исемле китап-каленларь чыгардым, шулай итеп, үземә эш ясадым. Аннары акча җитми башлагач, туктадым, компьютерне өйрәнеп, социаль челтәрләргә кердем. Башта «Татар халкы» төркемендә админ (оештыручы түгел түлке!) «Татары и Татарочки» төркемендә редактор булдым. Шунда башыма фикер килде: ник кеше төркемендә язарга?! Үземә оештырыйм әле дип уйладым!

- «Татарча аралашыйк»ны алып барырга сезнең белән бергә администраторлар, модераторлар да бар бугай? Төрлегез төрле шәһәрләрдән. Гаҗәп, ничек «кавыштыгыз» соң сез?

- Актив кешеләрнең нигә сәләтле икәнен белә башлагач, администраторларны үзем билгеләдем. Илдар Шәрипов Үзбәкстаннан, Ташкенттан. Татарча өйрәнергә омтылышы зур. Мин аны төркемне техник яктан камилләштерү өчен чакырдым: бизәлеш, тегесе-монысы...

Тагын бер админ – Айдар Татар, Башкорстаннан, Мәскәүдә яши. Искитмәле яшь егет! Үзе ниндидер нефть-газ чыгару юнәлешендә эшләгән оешмада инженер. Татарча шәп яза, русча, инглизчә яза! Чын заман егете. Миңа бик булыша. Казанга да килгәләде. Сәйдә Мөхәммәтҗанова иҗатын бик ярата. Татар тарихы, элекке зыялылар белән кызыксына. (Айдар Татар белән интервью һәм аның «Татарча аралашыйк» төркеменә элгән бер язмасын «Идел» журналының сентябрь санында укырга мөмкин булачак. – Авт.)

Фатыйма ханым (Fatma Fatyma) бик шәп шагыйрә. Төркиядә яшәп ята. Ул да модератор! (Фатыйма ханымның берничә ел элек «Идел» журналында мәкаләсе һәм хикәясе дөнья күрде, ул редакция үткәргән конкурсларда да катнашкан иде. – Авт.)

Мөхәммәд Садыйков – уникаль кеше, иҗади шәхес, югары белемле җырчы, ике югары белемле хәзрәт. Төркемне бик күтәрә!

- Сез удалёнкада эшли торган редакция коллективы кебек икән. Редакцияләрдәге шикелле планеркалар да үткәрәсезме? Әйтик, төркемнең концепциясе яки башка мәсьәләләр турында?

- Әйе, проблемалар һәм үзара хәл итәсе мәсьәләләр булганда личкага (шәхси аккаунтларда мессенджерда. – Авт.) язышабыз.

Төркемебездә шул рәвешле оештырган эшләребезнең иң күркәме мондый иде: быел Җиңү көнендә кем тели, шул сугышта ятып калган, ветеран якыннарының исемнәрен язып җибәрде. Күп булды язучылар! Күздән яшь китерә торган истәлекләр дә яздылар... Мөхәммәд хәзрәт һәрберсен атап әйтеп дога кылды. Елап тыңладык шуны...

Тагын бер күмәк матур эшебез: һәркем үзе белән таныштырды. Кыскача гына кайда туып үсеп, кайда яшәвен язды. Гаҗәеп язмышка ия кешеләрнең булуы ачыкланды. Таллинда, Ригада, Себердә, Австралиядә, Малайзиядә, Германиядә, Үзбәк, Казах, Фин илләрендә яшәүчеләр күп икән төркемдә! Танылган кешеләр дә байтак.

Әмир Янбухтин атлы милләттәшебезнең үзе белән таныштыруы бик тәэсир итте. Матур күңелле кеше булып истә калды ул. «Үзбәкстанда яшәсәк тә, әти-әни татарча китаплар, журнал, газеталар укырга өйрәттеләр. Телне шуңа белеп үстек», -  дип язды.

- Төркемдә тату гына аралашып яшәгәч, «тереләй» очрашырга да планлаштырмыйсызмы?

- Андый хыял бар! Августта бер еллыкка дип уйлаган идем дә, тик хәзер эшнең күп вакыты... Инде бәлки кышка, дип уйлыйм. Безнең төркем тышлыгында тора бит әле «Татарча аралашыйк» дигән мендәр сурәте. Ул мендәр чынлыкта бар бит! Төркемдәшебез Фәрит Вафин фирмасы чикте, шулай ук төркемдәшебез Ратмир Ахияров дизайны белән. Очрашуда иң активларга шундый мендәрләр бүләк итәргә исәп! Ин шәә Аллаһ!

- Нинди төрле-төрле һөнәр кешеләре җыелган бит әле төркемдә! Язу-сызу әһелләре генә түгел...

- Монда иң күбе журналистлар. Вәсилә Рәхимова, Рәсимә Мәгъсумова яза һ.б. Сәхифәне тулыландырып барырга кайбер башка журналистлар да булыша. Журналистлар ярдәме дигәндә, постлар куюны күздә тотам. Хәер, ярдәм мәсьәләсен кабартуны кирәк дип санамыйм. Эшләгән кеше эштә дә язып туя, шуңа берәүдән дә өмет итмим. Мин оештырган төркемнең контентын да үзем кайгыртырга тиешмен бит инде.
 

Төркемебездә рәссамнар күп. Фотографлар, артистлар, җырчылар, ТВ әһелләре...

- Социаль төркемдә үз төркемеңне булдыруның хәйран гына кызыклы һәм четерекле якларын ачып бирдегез әле, Нәсимә апа! Һич тә җиңел һәм җайлы гына хобби (ягъни төркемне терким, бер сызгырам һәм меңләгән аудитория үзеннән-үзе җыела) түгел икән бит бу…

- Чыннан да бик четерекле эш! Күп вакыт сорый, эзләнү кирәк! Башка төркемнәрдә булмаганны куйыйм дисәң, бигрәк тә! Кеше керми торганрак төркемнәр эзләргә, кеше кермәгәнрәк язмалар табарга, иң мөһиме, үзеңә язарга кирәк. Кайбер төркемнәргә шул хас бит: бер-берсеннән күчереп куеп рәхәтләнәләр. Мин яңалыкларны кайбер группалардан алам, йә тәрҗемә итәм, үзем язам. Фотога әйбәт кенә төшерергә өйрәндем. Иртә белән постлар куюга сәгать ярым-ике сәгать китә. Кичке бишләрдә тагын яңа постлар урнаштырам.

Дөньяның, кешеләрнең матурлыгын күрсәткән постлар куярга яратам. Төрле кошлар, чәчәкләр, Җирдәге матур урыннар...

Әле минем бик яратып алып барган «Мәчеләрне кемнәр ярата ?! Әйбәт кешеләр!» дигән төркемем дә бар. Мин аны үз песием Җимеш хөрмәтенә ачтым.

Песиләргә багышланган татарча бердәнбер төркем! Мактанудан китмәсен. Аллаһ биргән сәләт бар икән, файдага китсен!
 

Тереклек дөньясында Аллаһ тәгаләнең кодрәте, тиңдәшсез иҗаты чагыла. Шул уйны төркемдәшләр күңеленә салырга омтылам. Шунлыктан, бу эшем Аллаһ ризалыгы өчен башкарылган эшләрдән булсын иде, дип тә өметләнәм!

Рузия, төркем алып баруның четерекле ягы тагын бар: кешеләр белән эш итүе бик авыр бит! Шуңа кат-кат ышандыра бу эш. Нинди генә холыклы кешеләр юк! Тиктомалдан бәйләнергә торганнары; дин фанатиклары; үзен белгәнгә, сине наданга чыгарганнары. Әллә нинди фаразлар белән яла ягарга торганнары. Бер постта, ялгыш, татар кызы дип, русларның кокошнигына охшаган нәрсә кигән чибәр кыз фотосы куйдым. Берсе «урысны татар итеп үткәрмәкче, сатылган бу, акча эшләп ята бу шулай» дип коммент язды! Кызганыч, шундый башка сыймаслык нәрсәләр дә очрый. ӘЛХӘМДЕЛИЛЛӘҺ, рәхмәт әйтүчеләр дә бар! Алары күбрәк, дип сөенәсең!

- Нәсимә апа, туган якларыгыз, укыган чакларыгыз турында кыскача гына булса да сөйләп китсәгез иде.

- Чистай районы Исләй авылында тудым. Каргалы авылы мәктәбендә укыдым. Безнең заманда университетта тарих-тел факультеты бар иде. Журналистика төркеменең татар журналистикасы бүлегенә ун кеше кердек, алты кеше тәмамладык. Сабакташларым: Мөҗип Хәбриев – Минзәләдә редактор булып эшләде, фаҗигале һәлакәттә вафат. Зөлхәбирә Шаһиева-Әхмәтшина Әлмәттә җаваплы сәркәтип, Рамил Шәмсиев Мөслимдә, Әлифел Маматова-Таразова Яшел Үзәндә дубляж редакторы, Миләүшә Сафина мәгариф оешмаларында җаваплы вазифаларда эшләделәр.

Чаллыда «Ак мәчет», Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә дини белем алдым. Хәзер Чаллыда яшим. Кызым кияүдә, оныгым бар. Җан тынычлыгы белән, Коръән укып, шөкер кылып көн күрәм. Әлхәмделилләһ!

- «Көмеш кыңгырау»ны да үзегез оештырдыгыз.

- Әйе, балалар өчен «Көмеш кыңгырау» газетасын үзем оештырдым. Кадрлар, техника, эш урыннарын хәл итүдә үзем чаптым. Уставны үзем яздым – юрист бер хатасы да юк, диде! Әлхәмделилләһи! Аллаһ биргән мөмкинлекләргә шөкер.

1993-1995 елларда ул “Шәһри Чаллы” кушымтасы булды, мин аңа мөхәррирлек иттем. 1996 дан мөстәкыйль чыга башлады. Чөнки кушымта килеш тә 18мең тираж җыйды. Шул сәбәпле мөстәкыйльлек сорарга да җиңел булды! Шәһәр советында мине мөхәррир итеп билгеләделәр.

- Ни өчен кешеләрнең социаль челтәрләрдә татарча аралашасы килә икән?

Гаҗәп инде! Әле бу көннәрдә генә Әфганстан татары Сибгатулла керде төркемгә. Татарча өйрәнәсем, җырларын тыңлыйсым килә, мәдәниятне беләсем килә, ди. Аның өчен җырлар куйдык,үз телебездә язышабыз. Егет инглизчә, фарсыча сөйләшә. Татарча да кирәк! Кан тарта! Кан артыннан җан тарта!

- Татарча фейсбукта төркем алып баручыларның эшенә түләнәме? Гомумән, интернетның татар сегментында берәр ничек акча эшләп була дип уйлыйсызмы?

- Беркайда, беркем бер тиен дә дә түләми! Төркемдә биш мең кеше булса, реклама бирүчеләр кызыксына башлый, дигәнне ишеткән бар. Саф татар төркеме биш мең укучы җыялмый. Урысча катыштырсаң, буладыр ул. Ләкин татар төркемнәре, мәсәлән, катнаш «Татары и татарочки» да, хәтта кешеләре күп булса да, реклама артыннан кумый. Миңа шулай тоела.

Сәбәбе нидә икән?

- Кайвакыт мин дә үз-үземне аңларга тырышам: күз нурларымны ник түгәм, вакытымны ник шуның өчен үткәрәм? Кирәкме бу?! Кирәк! Хәлеңнән килгәнчә эш күрсәтү бит бу. Телебез саклансын, динебез ныгысын, татар дигән милләт яшәсен дип, булдыра алганча нидер эшләү тик торганга караганда яхшыракмы?! Яхшырак !

Безнең белешмә: Нәсимә Исхак кызы Садыйкова – КДУның тарих һәм филология факультетында журналистика бүлеген тәмамлаганнан соң,  1979-81 елларда Татарстанның Әлки районы газетасы редакциясендә,1981-91 елларда – «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли. 1991 елда ул Яр Чаллы шәһәренә күченә һәм 1996 елга кадәр «Шәһри Чаллы» редакциясендә хезмәт куя. 1996-2010 елларда яңа ачылган «Көмеш кыңгырау» балалар газетасы редакциясен җитәкли. 2003 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була,  һөнәри осталыгы өчен шулай ук мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкләнгән.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев