Логотип Идель
Эксклюзив

ТАТАРЧА ТАНЫТАСЫМ КИЛӘ!

«Теләгем: татарча булган бар нәрсәне таныту, модага кертү, татар дизайнына кызыксыну уяту».

Миңа – 24 яшь. Аңлы рәвештә иҗтимагый эшләрдә катнаша башлаганнан бирле, шәһәрдә татар тормышын актуальләштерү белән шөгыльләнәм.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы шәһәр киңлегеннән алып, дөнья күләмендә дә милли проектларны гамәлгә ашыра. Бу бик көчле идеологик эш. Көн саен без кешеләрне үзебезнең татар теле, мәдәнияте белән таныштырабыз, аларга гашыйк итәбез. Шаблоннарны ватабыз, була алмаганны гамәлгә ашырабыз, ә актуаль булганын татарлаштырабыз.

Бер көнне иртән эшкә барганда илһам килде. Шунда ук Ленариягә (Ленария Мөслимова – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе. – Ред.) шылтыратып: «Кара әле, Казанда, Татарстанда булуыбыз шундый шәп бит, ә! – дидем. – Шәһәрдәге татар мохитен тагын да камилләштерергә кирәк, балаларыбыз да моны гадәти хәл дип белеп, аңлап үссен! Минем татар зыялылары өчен шундый мохит тудыруга өлеш кертәсем килә!»

Елга бер тапкыр «Печән базары» фестивален уздырабыз. Әлеге чара татар дизайнерлары берләшмәсе өчен менә дигән мәйданчык. Быел исә сигезенче тапкыр оештырдык. Бу вакыт аралыгында биредә дөньяның бар кыйтгаларыннан йөз иллеләп татар дизайнеры җыелды.

Соңгы елларда милли киемнең заманча интерпретациясе модага керде. Бу бик актуаль, ә иң мөһиме – ата-бабаларыбызның тарихы турында да сөйли. Татарстан дизайнерлары милли мирас белән бик сак эш итә, Татарстанның милли кодын үзенчә җиткерә һәм дөньяны яулый.

Шуны төгәл әйтә алам: бүген үзеңнең милли тәңгәллегеңне күрсәтү модада һәм бу мода үсеш алачак. Милли проектлар, этно-фотосессияләр һәм этно-турлар аша мин үзем дә татар дизайнын пропагандалыйм, чөнки ул миңа ошый, мин аның белән бик кызыксынам.

«Теләгем: татарча булган бар нәрсәне таныту, модага кертү, татар дизайнына кызыксыну уяту».

Гүзәлия Гыйниятуллина, Бөтендөнья Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе башкарма директоры 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев