Логотип Идель
Эксклюзив

«ТАТАРДА БУ ЯРАМЫЙ, ТЕГЕ ЯРАМЫЙ» - Әбри Хәбриев белән килешәсезме?

Бу фикер белән күпләр килешмәде...

Әбри Хәбриевның intertat.tatarга әйткән фикере белән күпләр килешмәде.

"Татар халкы – комплекслы халык. Бездә бу ярамый, теге ярамый. Болай киенергә ярамый, болай сәхнәгә чыгарга ярамый… Мин Америка стендапларын карарга яратам – анда икенче атмосфера. Аларда кысалар юк: аңлаганы аңлый, аңламаганы аңламый. Аңламаган кеше шар ярып: "Мыскыл итте", – дип кычкырып йөрми.

Ошамый икән – үткәрә дә җибәрә. Каядыр язып, тәнкыйтьләп утырмый. Безнең тамашачыда, бигрәк тә журналистларда шундый әйбер бар – син сәхнәдән кечкенә генә китек әйбер әйтәсең икән, өч полоса тутырып зур мәкалә язып чыга", - диде ул.

Әбри Хәбриев белән килешмәүчеләр: “Башыңны акыллыга салып, татарлар турында нидер әйткәнче, белгәнрәк кешеләрдән бераз сорашыр идең. Тиле малай образында сәхнәгә менгән кеше, татарларны зәвыксыз булуда гаепләргә көчәнеп утыра”; “Үләләр инде шул татар халкына бәйләнеп. Тегенди дә мондый дип. Әйтерсең калганнар камил милләт. Нәрсә дип аны чагыштырырга? Синең әбиең күргәнне Америка әбисе гомерендә дә күрмәгәндер шул”; "Комплекслылык белән әхлак төшенчәсен бутама, энекәш!” – дип фикер калдырганнар.

фото: Әбри Хәбриевның инстаграм битеннән

Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев