Татарның фидакяр заты Заһид Мәхмүди истәлегенә....
“Иделчеләр” дип атасаң да була безне. Барыбыз да диярлек 1989 елда чыга башлаган “Идел журналында колач җәеп йөзүчеләр. Кайберәүләр исә беренче чирканчыкны да шунда алды. Заһид Мәхмүдинең дә чып-чынлап әдәбиятка аяк басуы шушы журналда булды.
Күк гөмбәзен тырный кемдер...
Үз йортыңда яшәү! Кем-кем, Заһид Мәхмүди инде моның тәмен яхшы белә. Күпләребез бер тулай торактан икенчесенә күчеп интеккән вакытта, кеше фатирында торганда, бәхетлерәкләр юка стеналы – күршенең кырынганы ишетелеп тора! – фатирларга тиенгәндә, ул Казанның тарихи өлешендә, Ерганак урамындагы (ул инде, әлбәттә, рәсми рәвештә улица Овражная дип атала иде) үз йортында яшәде. Йорт борынгы, теге гасыр башында ук салынган; Заһид аның берече катын гына били – ләкин мәйдан зур – урыс куписларынча иркенлек: олы залы, аш бүлмәсе, тагын бер-ике бүлмә - бу безнең төшкә дә кермәслек байлык. Ә бакчасы! Ул Ерганакның яры буйлап өскә менеп китә, ә өстә исә чып-чын авыл мунчасы. Язларын алмагачлар, чияләр ап-ак күбеккә баткандай чәчәккә күмелеп утыра, кайдандыр сирень, шомырт исе борынны ярып керә, башны әйләндерә, һи-и, яши белә инде Кукмара егете! Кайдан башына килгән бу бакчалы йортны сатып алырга? Дөрес, мондагы бәхетнең ахыры күренеп тора – Казанда иске йортларга каршы сугыш башланган иде инде. Шуңа күрә ул бәхеттән без тулысынча файдаланып калырга тырыштык. Җае чыккан саен әлеге кунакчыл йортка киләбез. Кирәкле кишер яфраклары... Әнә алар бакчада күпме! Әмма Заһидның хатыны Рәшидә ханым да киң күңелле хуҗабикә – аякта нык басып торсаң, кире куып җибәрми.
Хәер, мин үзем гадәттә Заһид белән бергә үк кайта идем.
Без дигәнем шул әлеге дә баягы яшь каләм әһелләре. Безнең буын. Мөгаен, “сиксән бишенче ел буыны” дип әйтергә буладыр. Әлеге елны Империя башына, маразматик картлардан соң, чагыштырмача яшь Горбачев менде һәм халыкка иркен сулыш вәгъдә итте. Ә без вәгъдәләргә ышана торган халык. Ләкин гадәттәгечә буш вәгъдә булып чыкмады ул. Ирек һавасын бераз сулап калдык. Иркен сулыш! Әйе, без шул елның җимешләре. “Иделчеләр” дип атасаң да була безне. Барыбыз да диярлек 1989 елда чыга башлаган “Идел журналында колач җәеп йөзүчеләр. Кайберәүләр исә беренче чирканчыкны да шунда алды. Заһид Мәхмүдинең дә чып-чынлап әдәбиятка аяк басуы шушы журналда булды. Ул үзе дә моны таный, ул вакыттагы баш мөхәрриребез Фәиз Зөлкарнәйгә әле дә рәхмәтле.
Заһид “Идел” редакциясенә еш керә иде. Аның өе безнең редакция урнашкан Мөштәри урамындагы 14нче йортка якын гына. “Җавап визитлары”на да гаҗәпләнәсе түгел. Урам башындагы элекке Габитовлар йортының икенче катында Нияз Акмал яши. Аңардан кул сузымы гына арада Зиннур Хөснияр... Шаулап тора иде бу төбәк. Заһид Мәхмүдинең тавышы Акмалныкын гына баса алмагандыр. Хәер, ул вакытта барыбызның да тавышы ерактан ишетелә иде.
Шулай бер көнне, җәйге тымызык кичтә, редакциянең балконлы бүлмәсендә Заһид белән сөйләшеп утырабыз. Ул балкон үзе үк шул заманның әдәбият тарихында калырлык. Балкон уртасындагы иске түгәрәк өстәл тирәсендә (“Идел” журналы чыга башлагач, без аны КПСС өлкә комитетының амбарыннан башка шундый иске-москы җиһазлар белән бергә алып кайткан идек) кемнәр генә җыелмады, нинди генә сүзләр яңгырамады, нинди генә сюжетлар борын төртмәде. Балкон төбендәге кычытканнар, әрекмәннәр дә якындагы кардәшләреннән берничә башка югарырак үсә иде, әллә инде Равил Фәйзуллинның җырлавын тыңлар өчен шулай балконга таба сузылганнар? Хәер, аларны сугарып, биек булып үсүләренә барыбызның да өлеше тигәндер. Ул чакта барыбыз да җырларга ярата идек. Арада бит әле чын җырчылар да бар. Хәтта опера җырчылары! Рафаэль Сәхәби, Мөнир Якуповлар бездә еш кунак иде.
Заһид, гадәтенчә, киләчәктә язачак әсәренең эчтәлеген сөйли. “Төнге өчтә кемнеңдер тәрәзә шакуына уянып китәм, бармаклары озы-ын, кем булыр бу?” – Тик аның кемме, нәрсәме булуын белергә язмаган икән – әлегә кадәр сер булып калды! – ишектән кыска гына буйлы, тулырак гәүдәле, иңенә олы спорт сумкасы аскан пеләш бер кеше килеп керде. Башта шакыгандыр инде ул, әлбәттә. Ишек иягенә... Чөнки безнең ишек һәрвакыт ачык була иде. Әдәм үзе Кавказ кешесенә охшаган, бераз яһүд чалымы да бар кебек. Ачык чырай белән каршы алдык кунакны. Өченче бит! Разил Вәлиев булса, “өченче дүрәк!” дияр иде. Ләкин кунак безгә кушылырга ашыкады. Ул Мәскәүдә нәшер ителә торган “Дужба народов” журналының баш редакторы Александр Ебанаидзе икән, язучылар берлеге җитәкчеләрен эзләп килгән, ләкин җитәкчеләр урыннарында юк, йә берәр очрашуга, йә, кич җитүен исәпкә алсаң, өйләренә кайтып киткәннәр. Ебаноидзе инде шуннан соң тавышлар ишетелгән якка килгән, табигый.
Ул вакытта мин “Дружба народов” журналын энәсеннән җебенә кадәр укып бара идем, бигрәк тә Лев Анненский мәкаләләре ошый иде (соңрак аның белән дә танышырга туры килде), шуңа сүз учагы кабынып китәр өчен артык чыра кирәкмәде. Үзенең “Имеретинча өйләнешү” романын да искә алгач, гөрҗи тәмам йомшарды (әсәрен мактаганга кайсы гына язучы битараф кала?), зур сумкасын иңеннән салып, безнең ярлы гына табын тирәсенә чүмәште. Аның татар язучылары белән хезмәттәшлек итәргә исәбе бар икән, шул нигездә безнең хөкүмәттән матди ярдәм булмасмы, дип тә өметләнә. Татарстанда абунәчеләрне арттыру теләге дә бар. Ике меңенче еллар башы бу, ун еллар элгәре генә берничә миллионлап таралган Мәскәү журналларының тиражы бер-ике меңгә калган, башыңны Казан кирмәненең ташына да орырсың, билләһи. Безнең “Казан утлары” ул вакытта алардан дүрт-биш мәртәбә күбрәк чыга иде.
Без Заһид белән бер-беребезгә карашып алдык. Сүзсез генә аңлаштык, әлбәттә: мондый кадерле кунакны редакциядәге каты-коты табында гына сыйларга ярамый, ул бит безнең әдәбиятны (билгеле, иң элек үз әсәрләребез күз алдына килде) дөньякүләм мәйданга чыгарырга казганып йөри! Гөрҗиләр үзләре андый кунакны тау түбәсенә күтәреп менәрләр иде, кунакчыллыкта даннары чыккан. Равил Фәйзуллин кебек “Аһ, тау юклыклар!” – дип уфтанырсың да. Хәер, тавы булмаса да, татар да бөтенләй төшеп калган халык түгел, без дә кунакчыл бит, чурту-матыр. Әнә өлкәннәребез дә яза: соңгы күлмәген сатса саткан татар, кунакны коры җибәрмәгән. Күлмәк бәясе генә сый сыеграк булгандыр инде анысы, әмма бит ихластан! Сыйларга кирәк гөрҗине аяктан екканчы, Мәскәүдә генә түгел, Грузиядә дә шаккатып сөйләрлек булсын. Кесә саерак анысы, тик бит Заһидның гөлбакчага күмелеп утырган йорты янәшәдә генә! Анда киң күңелле Рәшидә ханым ничек тә татар йөзенә кызыллык китермәс әле.
- Заһид Мәхмүди морза токымыннан, - дидем мин, - Казанда бабаларыннан калган үз йорты белән тора. Бәлки, вакытыгыз булса, шуның бакчасына барып утырырбыз, сөйләшәсе сүзләр күп...
Борынгы морзалардан калган йорт Эбанаидзены кызыксындырды. Сынап Заһидка да карап алды. Заһдның чырае ким-хур булырлык түгел, ләкин татар аксөягенең токымы дип тә булмый, ул күбрәк чегән баронына охшап тора шикелле: төтенләп торган чем кара бөдрә чәч, чөенке ияк, ярый әле кайчандыр Куликово сугышыннан чыккандай, маңгаенда сыңар җөй бар. Беребез дә татар морзасын күреп үсмәгән, Эбанаидзе да үз казанына сыймыйча кайнап утырган Мәхмүдинең морза булуына ышанды.
Киттек өчәүләп Ерганак урамына. Кояш инде баеган иде. Тымызык кич. Әле караңгы төшеп җитмәгән. Александр Луарсабовичка Казанның әлеге төбәге турында сөйләп барам, әнә Ульяновлар яшәгән йорт, әнә тегендә яшь Пешков яшәгән, ә сез беләсезме аның татарлар турында ниләр язганын? Җанын сафландырыр өчен ул Татар бистәсенә китә торган булган. Ебанаидзеның нечкә ирененә елмаю пәрәвезе куна. Елмая, генацвале; тиздән борынгы морзалар яшәгән тияктә үзенең дә җаны сафланачагына, өстеннән Мәскәүнең елтыр чуклары, вак мәшәкатьләре коелып калачагына өметләнә бугай. Заһид йорты, әлбәттә, инкыйлапка кадәрге шәһәрнең урыс ягында – өстә, корыда, саф һавалы якта – урнашкан, Казан алынганнан соң монда татарның эзе дә булмагандыр; тик бит аңарчы, аңарчы... Шәп җирләр ул чакта да буш ятмаган, билгеле. Шулай булгач, Ебанаидзены алгысыткан сүзләребездә бер кәррә дә ялган юк чынлыкта, шуңа да Заһид инде борынгы морза бабасының революциядән соңгы фаҗигале язмышы турында җан өшеткеч хикәятен сөйләп бетергәндә минем дә керфекләрем яшькә чыланган иде.
Нишләптер безне Рәшидә бик төксе каршылады. Заһид аш бүлмәсендә аңа тиз генә нидер аңлатты, “Мәскәү журналы...” дип кайнар пышылдаганын гына ишетеп калдым, кәгазь акча кыштырдаганы да колакка чалынды. Кибет янәшәдә, тиздән өстәлдә кыйммәтле француз шәрабы затлы шешәдә шәфәкъ яктысыдай ымсындырып утыра иде инде. Тик Александр Луарсабович аңардан катгый баш тартты, мондый эчемлекләрдән тәмам гарык булып килгәнме соң... Шулай да безнең татар әдәбияты турында һаваланып сөйләгәнне шактый исе китеп тыңлады тагын. Табын мул иде, Рәшидә кунакларны сыйлый белә. Тансык кунак киткәч тә озак сөйләшеп утырдык әле. Һи-и... яшь бит әле без, дөнья үзе, җәйрәп, аяк астында ята. Таң атар алдыннан гына шәмәхә томанны ерып мин өйгә кайтып киттем.
Атна-ун көн үткәч, Мәхмүди миңа чылтырата, сәламләшеп тә тормыйча: “Беләсеңме, мин кайда?” – ди. Әллә Кукмарага кайтып киткән инде... “Переделкинода мин! Эбанаидзеның дачасында!” Ышанырлык та түгел, ышанмаска да сәбәп юк. Бәлки Мәскәү-грузин язучысының татар морзасын үз өендә кунак итәсе килгәндер. Кунак ашы – кара-каршы, диләр бит бездә. Гөрҗиләр дә үзләрен бик кәттә кунакчыл дип мактый, булыр да! “Саша бик шәп кинорежиссер тапкан, минем “Әче балан” буенча кина төшерергә йөрибез!” – диде дә, Мәхмүдинең тавышы өзелде. Оһо! Эбанаидзега Саша дип кенә җиппәрә бу!
Әле дә шикләнәм, булдымы ул шул чакта Переделкинода, юкмы? Булмаса да, сүз юк. Без барыбыз да күпмедер Мөдәррис Әгъләм шәкертләре. Шул вакытта ук нәфис фильмнар төшерү хыялы белән яшәгән икән Мәхмүди, еллар узгач, бер-бер артлы фильмнары экранга чыга башлады (“Мәхмүди-фильм” киностудиясе!), бу эшкә улы Фәнисне дә җәлеп итте. “Әче балан” бәяненә нигезләнеп төшерелгән “Җәза” нәфис фильмын барыбыз да сөенеп карадык. Анда ул, бер җитди генә роль биреп, мәрхүм язучыбыз Фәнзаман Батталның кыяфәтен дә озакка гәүдәләндереп калдырды.
Ерганактагы йортны җимерделәр. Мәхмүдиләргә, кварталдан булса кирәк, фатир бирделәр. Анда кунакка йөреп булмады, фатир инде һәркайсыбызда бар, аның белән генә ис китәреп булмый. Заһид белән дә күрешүләр сирәгәйде. Нишләп ята икән ул яңа фатирда? Ятар, хәзер! Бераздан ишеттек – туган төягенә кайтып киткән икән ул, фермер булган, мал-туар үрчетә, диделәр. Күпмедер вакыт үткәч, авыл мунчасы кадәр кара машинага утырып, үзе дә килеп чыкты. Бик вәкарь белән төште машинадан... Менә нинди була ул татар язучысы!
Соңыннан безнең халык арасында сүз таралды, имеш, иске йортын сүткәндә Заһид яшерелгән хәзинә тапкан икән дә шуңа кинәт баеп киткән. Һич шикләнмим, бу гайбәтне ул үзе үк чыгаргандыр әле. Хәзинәне исә ул туган ягында тапты, минемчә. Кул көче белән, акыл җегәрен кушып...
Менә берзаман Казанга хәвефле хәбәр килеп иреште: Заһидның башына ишәк типкән!
Аңарчы да аның туган ягыннан хәбәрләр гел килә торды: әле Заһид яңа газета чыгара башлаган; әле кайдандыр чит илдән өр-яңа заманча басмаханә кайтарткан, китаплар нәшер итә; әле ул яңа фильм төшергән. Кайчагында Австралия көнгерәсенең эшкәртелгән тиресеннән тегелгән эшләпәсен киеп ул телевизор экранында да күренеп ала, татарларны күп хатын алырга өнди, милләт язмышы өчен борчылуы – балалар аз булу аркасында мәктәпләр ябыла бит! Бүтән тапшыруда ул нәкъ Америка киноларындагы “кыргый мәгъриб” ковбое! ат көтүен каядыр куа; әле зур гәүдәле дөянең тамак астын кашып тора! әле ишәкләр белән мәш килә. Ул асраган сарыкларның саны өч йөзгә дә җиткән дип сөйләделәр. Имеш, ара-тирә килеп чыккан Казан кунакларын шаккатырып, шунда ук көтүдән берсен алып суя да учак ягып казан аса икән! Булса да булыр, киң күңелле иде ул яшьтән үк. Аның хуҗалыгы тирәсендә гел бала-чага кайнаша, дип тә сүз җиткерделр. Монысына инде безнең “Гаилә һәм мәктәп” редакциясенең (мин шунда дүрт ай баш мөхәррир булып эшләп алган идем) колагы торды: яшь буынга менә дигән тәрбия бит бу! Җанварлар арасында үскән балалар миһербанлы була, дип журналда әледән-әле киңәшләре белән сөендерүче психолог туташ та утка чыбык өстәгәч, без инде болай да, Заһидның башына ишәк типмәсә дә, аның тәрбия өлкәсендәге уңышлары турында укучыларыбызга җиткерергә уйлаган идек. Һәм менә сиңа мә!
Шундый хәбәр...
Тик укучыны тынычландырырга ашыгам – Заһид безне исән-сау, дүрт саны да төгәл килеш каршы алды. Элеккечә хырхылдап көлде дә әле бер сәбәпсез. Ике дөясе, өч ишәге дә берни булмагандай утлап йөри, бихисап сарыклары чемченә, буаз биясе исә пошкырып сәлам бирде. Заһид үзе яңа фильм төшерергә әзерләнә икән. Анда гаилә тәрбиясенә багышланган тема кызыл җеп булып сузылачак, дип ышандырды. Безгә бераз сынап карап торганнан соң, мәктәп тормышы да бер эпизодны тәшкил итәчәк, дип томанлы гына вәгъдә бирде. Рәшидә ханым, башын селкеп, аны җөпләде.
Заһид Мәхмүди яныннан күтәренке күңел белән, авылның киләчәге ышанычлы кулларда булуына инанып, Казанга кузгалдык. Саубуллашыр алдыннан аның маңгаена күзем төште. Маңгаенда чыннан да җөй бар иде Заһидның. Тик ул миңа таныш әллә кайчангы иске җөй иде.
“Язасыңмы соң?” – дип сорадым мин аерылып киткәндә. “Менә сөйлим әле, - дип, мине ул гадәтенчә читкәрәк тартты. – “Әтәчкә авызлык” дигән бер шәп әйбер! Мондый нәрсәне әле беркемнең язганы юк. Берәү, авылга кайтып киткәч, кошчылык белән шөгыльләнергә ниятли. Шуннан соң...” “Булды, булды, - дидем мин, котым алынып. – Сөйли күрмә, бир язганыңны, укырмын.” Заһид сүлпән генә кулын селтәде: “Язылмаган әле ул. Тик шундый сюжет, малай, драма язып була. Мин аны Данил Салиховка бүләк иттем.” “Нигә?” – дип сорадым мин, аптырап. “Шәп малай бит!”
Моңа ни әйтәсең? Юмарт кеше ул Заһид Мәхмүди. Минем дә күңелем булсын, диптер инде, тизрәк әйтергә ашыкты: “Шигырь китте бит әле минем соңгы вакытта, буасы ерылды.” Заһидның шагыйрь дә икәнен мин, әлбәттә, белә идем. Ул үзенең нәни генә эскизларын да (үзе аларны “мәхмүдиләр” дип атый) рифмалы проза белән яза. Шуларның берсен монда да күчереп үтәсем килә: “Яңгыр ява тышта. Күк гөмбәзен тырный кемдер. Нинди үпкәсе бар аның? Дулый, шаша ни өчендер. “Әпипәгә бии тамчылар, бии халык, бии шагыйрь: “Бас, кызым, Әпипә, бие гел син безнеңчә!” Кемнәр, милләт, сине биетә? Кемнәр камыт сиңа киертә? Һәр тарафта – киртә. Әллә язмыш, әллә күрмеш йөртә...”
Моңа өстәп ни әйтәсең?
Ркаил Зәйдулла,
Июль, 2020
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев