Логотип Идель
Эксклюзив

ТАТАРСТАН ЕГЕТЕ АЯКСЫЗ КИЛЕШ КҮПЕРНЕ ТӨЗЕКЛӘНДЕРГӘН - менә сиңа мә!

Татарстан егете аяксыз килеш күперне төзекләндергән, ә иң кызыгы - анда булачак хатыны белән танышкан.

- Күп еллар узды...Мин дусларым, туганнарым ярдәме белән күперне торгыза алдым. Балачагым һәм яшьлегем хатирәләрен йөрткән "Мәхәббәт күпере" турында онытмадым.

фото: социаль челтәр

Татарстан егете Илнур Ханнанов Сарман районының Ләшәү Тамак авылындагы күперне ремонтлаган, анда ул үзенең мәхәббәте - хәзерге хатыны белән очрашкан. Эш шунда ки, Илнур бу урынны 2014 елда ук торгызырга теләгән, әмма 2015 елда һәлакәткә юлыгып, аягын югалткан. Ләкин хыялын чынга ашырырга аңа бер ни дә киртә була алмаган.

- Бик күптән инде без Җәлил бистәсеннән бу авылга күчеп килдек, миңа ул вакытта 12-13 яшь иде. Бу күпер буенча без мәктәпкә йөрдек.  Иң кызыгы - 7 сыйныфта укыганда мин бер сылуга гашыйк булдым һәм шул вакыттан бирле без бергә - дип язган Илнур социаль челтәрләрдә.

Илнур берничә операция кичергән, әмма 30 көннән аяк-кулын ампутацияләргә туры килгән. Ул яраткан гаиләсе - хатыны һәм балалары таянычын тоеп яши, шулай итеп барлык кыенлыкларны да җиңеп чыга алган.

чыганак: kazanfirst.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев