Логотип Идель
Эксклюзив

ТАТАРСТАН- ФИНАЛДА!

Республиканың ике проекты татарстанлыларның актив тавыш бирү ярдәме белән финалга чыккан.

Татарстан Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы финалына чыкты.

   Республиканың ике проекты татарстанлыларның актив тавыш бирү ярдәме белән финалга чыккан. Ә финалистлар арасында Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 34 проект бар. Әлеге проектлар өчен тавыш бирү 23 июльдә тәмамланды.

   Ун көн дәвамында конкурс сайтында барган "көрәш"тә лидерлар алдынгылыкны бирергә теләмәгәннәр. Хәтерләсәгез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзенең Instagram битендә татарстанлылар өчен тавыш бирергә чакырган иде.

  Нәтиҗәдә, Татарстан төбәкләр рейтингында беренче урынны алды!

  Берничә проект исә  тавыш бирү аша сайланган лидерлар унлыгына керде. Конкурсның финалына «Биектау» һәм «Кама Тамагы» туристлык-рекреация комплекслары чыкты һәм федераль финанслау мөмкинлегенә ия булды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев