-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклаша
«Илһам Шакиров – гадәттән тыш матур тавыш тембрына (баритон) ия булган, бөтен гомерен татар милли музыка сәнгатен пропагандалауга багышлап, миллионнарча тамашачының мәхәббәтен яулаган легендар җырчы. Татар музыкасы сәнгатендә тулы бер дәвер И.Шакиров исеменә бәйле. Аның иҗатына күп буыннар вәкилләре баш ия, ул татар җырын башкару сәнгатендә – эталон. Илһам Шакиров – Ватанны җаны-тәне белән яраткан, халыкның сөекле җырчысы, милли горурлыгыбыз, үзенең таланты, кабатланмаслыгы, онытылмас даһи җырлары белән миллионнарча тамашачының мәхәббәтен яулаган шәхес», – диелә кайгынамәдә.
Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Президент Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар имзалаган.
Бөек җырчы белән хушлашу бүген 11.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында була. Хушлашырга килүчеләргә театр бинасы ишеге 9.00 сәгатьтә ачыла, дип яза «Ватаным Татарстан» газетасы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз