Логотип Идель
Эксклюзив

Татарстан китап нәшрияты Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә катнаша

2 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр Татарстан китап нәшрияты «Манеж» үзәк күргәзмә залында узачак 33 нче Халыкара китап ярминкәсендә катнашачак.

2 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр Татарстан китап нәшрияты «Манеж» үзәк күргәзмә залында узачак 33 нче Халыкара китап ярминкәсендә катнашачак.

Әлеге чарада  лекцияләр, дискуссияләр, китап нәшер итү өлкәсендә танылган авторлар һәм профессионаллар белән очрашулар булыр дип планлаштырыла.

Ярминкә бер үк вакытта ике форматта узачак: офлайн ("Манеж" үзәге) һәм ярминкә сайтында Манежда уза торган барлык чараларның турыдан-туры трансляциясе оештырылачак.

Татарстан китап нәшрияты бирегә 200 исемдә 1000 данә китап алып килә (ХII стенд). Болар — яңа басылган китаплар, классик әдәбият, бүгенге заман авторлары әсәрләре, балалар өчен басмалар, сәнгать, тарих, архитектура өлкәсенә караган китаплар һәм башкалар.

  • Фәнис Яруллин һәм Гамил Афзалның сайланма әсәрләре;
  • "Идегәй" (татар һәм рус телләрендә)
  • Габдулла Тукай "Сайланма әсәрләр"
  • Җиңүнең 75 еллыгына багышланган басмалар – Шаһинура Мостафинның  "Мәңгелек данлы: документаль-публицистик материаллар"
  • "Моабит дәфтәрләре" китап-альбомы
  • Популяр автор Ольга Иванованың трилогиясе – "Нурсолтан", "Гәүһәршад" һәм "Сөембикә", һ.б.
  • "Изге Болгар 2019" проекты
  • Гомәр Саттаровның "Татар исемнәре" һәм Марсель Әхмәтҗановның "Татар шәҗәрәсе"
  • Михаил Худяковның "Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар"

һәм башка бик күп китаплар тәкъдим ителәчәк, дип яза матбугат хезмәте

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев