Логотип Идель
Эксклюзив

ЯШЬЛӘР КЫРДА!

Авыл хезмәтчәннәре көзге уңыш җыю белән мәшгуль. Игенчеләргә яшьләр дә ярдәм итә.

Авыл хезмәтчәннәре көзге уңыш җыю белән мәшгуль. Игенчеләргә яшьләр дә ярдәм итә.


Мәсәлән, Чистай районында 18 яшьлек комбайнчы хуҗалык алдынгысы булып танылды. 18 яшьлек Ранил Сираҗетдинов авыл хуҗалыгы техникумында укый, ике ел җәйге каникулларда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, ә бу сезонда үзе рульгә утырды.


«Чистай» халык предприятиесендә «Хузангай» хуҗалыгы базасында бөртеклеләрне урып-җыюда тәҗрибәле игенчеләр белән беррәттән эшли ул. Ранилнең бабалары, әтисе дә комбайнчы булып эшләгән. Хәзерге вакытта эш шартлары яхшырак булуын әйтә ул. Егетнең эш көне иртәнге алтыда башлана, ә караңгы төнлә тәмамлана. 


“Бүгенге көндә безнең төп бурыч - уңышны минималь югалтулар белән вакытында җыеп алу. Амбарларга  ике миллион тонна яңа уңыш ашлыгы кергән инде. Бүгенге көнгә республикада 506,3 мең га мәйданда  уңыш җыелган,  2 млн. 26 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык – 40,6 ц/га.  суктырылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара - 110 мең тонна ашлык җыелган. Икенче урында Тәтеш районы -  97,7 мең тонна, ә өченче урында Зәй районы - 91,9 мең тонна”, - ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Җәббаров.  


 Бүгенге көнгә 506,3 мең га уңыш җыеп алынган, 2 млн. 26 мең тонна суктырылган, уртача уңыш - 40,6 ц/га.


 “Сигез районда  уңыш  гектардан  45 центнер чыга. Республика буенча  барлык  мәйданның  34%ы  җыелган.Әлки, Буа, Нурлат, Апас, Тәтеш һәм Зәй районнарында  җитештерүчәнлек  югарырак.   Бу атнада мөмкин кадәр тырышып эшләргә туры килә. Эш фронты җитәрлек, икмәк бөтен җирдә өлгергән.  Үз алдыбызга тәүлеккә 4%ка кадәр - 60 мең га суктыру бурычын куябыз.  Республиканың техник куәте тәүлеккә 58 мең гектарга кадәр суктырырга мөмкинлек бирә”, - ди министр.  

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев