Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • ВИЧка КАРШЫ "ЭКСПЕДИЦИЯ": БУШЛАЙ ТЕСТ ЯСАТА АЛАСЫҢ «Тест на ВИЧ: Экспедиция 2021» бөтенроссия акциясе 1-нче июньдә Санкт-Петербургта старт алды һәм 1-нче ноябрьдә Хабаровскта тәмамланачак.
      5
      0
      0
    • КЕШЕ ОРГАНИЗМЫ ЭССЕЛЕККӘ ТҮЗМӘСКӘ МӨМКИН Россия глобаль җылыну аркасында эсселек дулкыннары белән очрашкан беренче илләрнең берсе булачак.
      35
      0
      0
    • Агачлар ни турында җырлый - белеп кайт! 11-нче августта Горький исемендәге Казан паркында ачык һавада «Агачлар ни турында җырлый» дигән спектакль премьерасы була. 3 көн дәвамында казанлыларның Идел буе халыклары әкиятләренә нигезләнгән куелышны күрү мөмкинлеге булачак. Йолалар һәм халык җырлары нигезендә куелган «Агачлар ни турында җырлый?» спектакле дүрт әкияттән тора – удмурт «Красавица береза», чуаш «Юман-батыр», мордва «Дуболго Пичай» һәм мари «Волшебный меч». Спектакльдә Татарстан театрлары актерлары, Россиянең бәйсез артистлары һәм театр әһелләре катнаша. Куелышның режиссеры булып Сойжин Жамбалова чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, әлеге спектакль – халыкның милли кодын тикшерү һәм аны ачык киңлектә театр телендә формалаштыру омтылышы. Әйтик, Горький исемендәге паркта зур кыр уртасында көзге елгасы җәелеп китәчәк, ә аның ярларында дүрт йорт урнашачак. Спектакль аша казанлылар Идел буеның һәр этник мәдәниятенең нәрсә эшләвен һәм заманча кешенең табигатьтән ни дәрәҗәдә ерак китүен белә алачак. Бу темаларга уйланырга һәм спектакльне бәяләргә 16 яшьтән алып барлык теләүчеләрне чакыралар. Күрсәтү Горький исемендәге паркта 11, 12 һәм 13-нче август көннәрендә узачак. Башлана – 18:30 сәгатьтә, куелыш озынлыгы – 2 сәгать. Спектакль рус телендә барачак. Исегезгә төшерәбез, проект Казан Мэриясе тарафыннан тәкъдим ителде һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында әзерләнде.
      96
      0
      0
    • Дилә Нигъмәтуллина бала алырга җыена? Күптән түгел күптәнге хыялымны тормышка ашыру вакыты җитүен аңладым, дип яза ул
      96
      0
      0

    ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙ

    Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан
    МӨРӘҖӘГАТЕ

    Хөрмәтле татарстанлылар!
    Кадерле ватандашлар!

    Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

    Әлеге чын мәгънәсендә халык тантанасының асылы аның атамасында ук чагылыш таба. 1612 елда Мәскәүнең илбасарлардан азат ителүе менә инде өч гасырдан артык вакыт эчендә зурлап билгеләп үтелә һәм болгавыр заманның сугыш-фетнәләренә чик кую юлында беренче адым, күпмилләтле халкыбызның берләшү символы булып тора. 

    Бу бәйрәм гражданлык һәм ватанпәрвәрлек,  камиллеккә омтылу, халкыбызның рухи хәзинәләренә тугрылык кебек һичкайчан әһәмияте җуелмас идеалларны берләштерә, безне Ватаныбыз тарихына һәм мәдәниятенә, аның дини һәм иҗтимагый традицияләренә хөрмәт

    белән карарга өйрәтә. Халыклар бердәмлеге көне Россиянең изге рухи җәүһәре – Казан Мәрьям Ана иконасы белән аерылгысыз бәйләнештә: кенәз Дмитрий Пожарский, кулына нәкъ менә шушы иконаны тотып, дошманнан азат ителгән Мәскәүгә аяк баса. 

    Реклама

    Кабатланмас үзенчәлеккә ия тарихи һәйкәлләрне – Борынгы Болгарны һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу, Казан Богородица монастыренең Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан төзү, Болгар ислам академиясен булдыру – болар барысы да татарстанлыларның бердәмлеге, аларның иминлек һәм дуслык-туганлык принципларына тугрылыгы күрсәткече. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССР төзелүнең 
    100 еллыгы уңаеннан уздырылган күпсанлы чаралар шулай ук туган илгә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән. Без батырлык үрнәкләрен олы ихтирам белән күңелләрдә саклыйбыз һәм татарстанлыларның үз Ватанына хезмәт итү омтылышы белән ихлас горурланабыз. 

    Бүгенге катлаулы сәяси вазгыять шартларында милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм гражданнар арасында татулыкны ныгыту аеруча мөһим. Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бу юнәлешкә аеруча булышлык итәргә тиеш.

    Дәүләт һәм җәмгыятебезнең уртак көче белән туган республикабызның үсеше хакына иң кыю максатларны һәм проектларны тормышка ашырырбыз дип ышанам. 

    Һәммәгезгә дә күңел күтәренкелеге, бәхет һәм иминлек телим!
    Бәйрәм котлы булсын, кадерле дуслар!

    Татарстан Республикасы 
    Президенты
                                                

    Р.Н. Миңнеханов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект