Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • ДАРУЛАРНЫ - ТАТАРСТАНЛЫЛАРГА ГЫНА Татарстан Хөкүмәтендә Россиянең башка субъектлары белән чиктәш районнарда урнашкан даруханәләргә препаратларның республикада яшәүчеләргә генә сатылуын күзәтергә киңәш иттеләр.
      30
      0
      0
    • 31 ДЕКАБРЬ - ЭШ КӨНЕ Дәүләт Думасы 31 декабрьне ял көне итү турындагы закон проектын кире какты. Бу хакта РИА Новости яза.
      37
      0
      0
    • РОССИЯ ГЕОГРАФИЯСЕН БЕЛӘСЕҢМЕ? Татарстан Милли музей мәйданчыгында 29 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Халыкара «Географик диктант-2020» акциясе узачак.
      43
      0
      0
    • МИЛЛИ КИТАПХАНӘ ВОЛОНТЕРЛАР ЭЗЛИ Татарстан Милли китапханәсе «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына (аны китапханәгә быелның августында бирделәр) китапларны күчерүдә ярдәм итү өчен волонтерларны терки башлады.
      44
      0
      0

    ТАТАРСТАН РЕГИОННАР АРАСЫНДА ИҢ ЗУР СУБСИДИЯ АЛАЧАК

    2020 елда Татарстан театрлары, мәдәният йортлары һәм китапханәләр 170 миллион сумнан артык акча алачак. «Мәдәният» илкүләм проекты буенча субсидияләр турындагы боерыкны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалаган.


    mert.tatarstan.ru

    Документ нигезендә, 2020 елда һәм 2021-2022 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджетына мәдәният тармагына ярдәм күрсәтү өчен 131,5 миллион сум акча күчереләчәк. Шушы ук чорда яшь тамашачылар һәм курчак театрларын яңартуга 22 миллион сум юнәлдереләчәк.

    Татарстанга тагын 20 миллион сум акчаны модельле китапханәләр төзү өчен бүлеп бирергә ниятлиләр. Сүз уңаеннан, элегрәк мондый китапханәләр Боларда һәм Биектау районында ачылган иде.

    «Мәдәният» илкүләм проекты буенча Татарстан барлыгы 1,7 миллиард сумга якын акча алачак. Бу Россия төбәкләре арасында иң зур сумманың берсе.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ